

Русиялеләрнең 70%ы, хакимиятләр яңа иллюминация һәм бизәү әйберләре сатып алудан баш тартса, шәһәрләрне бәйрәмчә бизәргә кирәк дигән фикер әйткән. Махсус хәрби операция фонында Яңа ел чаралары үткәрү турында сораштыру нәтиҗәләре Бөтенрусия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сайтында бастырылган.
Сораштырылучыларның 14 проценты фикеренчә, яңа иллюминация алу өчен акча кирәк булса да, шәһәрләрне бәйрәмчә бизәүдән баш тартырга кирәкми.
Респондентларның 12 проценты шәһәрләрне бизәүдән тулысынча баш тартырга кирәк дигән.
Русиялеләрнең күпчелеге шулай да кибетләрне, сәүдә үзәкләрен бәйрәмчә бизәүне хуплаган — мондыйлар 85 процент.
Сораштырылучыларның өчтән бер өлеше (37 процент) тыйнаграк бизәргә кирәк дип саный.