Җәмгыять
18 ноябрь 2022, 00:47

Кемгә 2 ел алдан пенсиягә чыгарга рөхсәт ителә?

Йөзәр мең кешегә кагылышлы закон үзгәрешләре.

Кемгә 2 ел алдан пенсиягә чыгарга рөхсәт ителә?Кемгә 2 ел алдан пенсиягә чыгарга рөхсәт ителә?
Кемгә 2 ел алдан пенсиягә чыгарга рөхсәт ителә?

"Законга яңа үзгәрешләр гражданнарга иртәрәк пенсиягә чыгарга мөмкинлек бирәчәк", - ди адвокат Ирина Сивакова.

Сүз зур хезмәт стажы булган кешеләр турында бара. Ким дигәндә 37 ел эшләгән хатын-кызлар һәм ким дигәндә 42 ел хезмәт стажлы ирләр 2 ел алдан пенсиягә чыга алалар. Әлегә кадәр страховкалау акчасы күчерелмәгән еллар хезмәт стажына кертелмәде. Мисал өчен хәрби хезмәт вакытында Пенсия фондына страховка акчалары күчерелми. Русия Президенты Владимир Путин кабул иткән законнарга үзгәрешләр кертү хәрби хезмәт вакытын иртә пенсиягә чыгу вакытына кертергә мөмкинлек бирә.

Моннан тыш, махсус хәрби операция зонасында үткәргән вакытның 1 көне 2 көн итеп исәпләнә һәм хезмәт стажына кертеләчәк.

Адвокат иртәрәк пенсиягә чыгу мөмкинлегеннән мәхрүм ителгән русиялеләргә яңа закон нигезендә Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә куша.

Фото: ачык чыганактан

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас