

“Яраткан кешең белән бергәләшеп кино карау аерылышудан саклый. Бигрәк тә фильм караганнан соң андагы геройлар, аларның үзләрен ничек тотулары, холыклары, эш-гамәлләре турында сөйләшергә кирәк”, - дип исәпли гаилә психологы, телевидениедә алып баручы, «Бу бит бала» һәм «Бу бит мәхәббәт» китаплары авторы һәм өч бала анасы Вика Дмитриева.
Галимнәр өч ел дәвамында 174 парның мөнәсәбәтләрен өйрәнгән. Бу парларның бер өлеше мөнәсәбәтләрне ныгыту өчен психологтан профессиональ тәкъдимнәр алган, икенчеләренә мәхәббәт турында фильмнар исемлеген биргәннәр.
Бу парлар атна саен бер фильм караган һәм 45 минут буе үзара андагы геройлар турында сөйләшкән. Нәтиҗәдә, никахларын бер ничек тә саклап калырга тырышмаган парларга караганда, шушы ике төркемдә дә аерылышулар проценты кимегән. Менә сиңа попорн терапиясе))