Җәмгыять
18 ноябрь 2022, 10:00

Әгәр пластик "права"ңны өйдә онытып калдырсаң...

ЮХХДИ хезмәткәрләре моның өчен бер сүз дә әйтмәячәк! 

Әгәр пластик "права"ңны өйдә онытып калдырсаң...Әгәр пластик "права"ңны өйдә онытып калдырсаң...
Әгәр пластик "права"ңны өйдә онытып калдырсаң...

Башкортстанда хәзер водительләр ЮХХДИ хезмәткәрләренә машина йөртү таныклыгы урнына аның электрон вариантын күрсәтә алачак.

Бу функция "Авто дәүләт хезмәтләре" (Госуслуги) кушымтасында бар. Моның өчен машина йөртүче "права"сын шул кушымтага беркетергә тиеш. ЮХХДИ хезмәткәре таныклык таләп иткән очракта инспекторга телефон аша электрон формада күрсәтү дә җитә. Тик моның өчен телефонда интернет булырга тиеш.

Ә интернет тотмаган җирләр дә бар бит. Шуңа күрә әлегә пластик документтан бөтенләй баш тартырга ашыкмагыз.

Фото: adm-essentuki.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас