

Башкортстан Русиянең Тимченко хәйрия фонды Балалар иминлеге индексын эшләп чыгару буенча тикшеренүләр үткәрүче 8 төбәге исемлегенә кергән. Балалар иминлеге индексы – Русиядә балаларның тормыш сыйфатын бәяләү коралы, ул 6 (белем бирү, сәламәтлек, матди хәл, иминлек, социаль мөнәсәбәтләр, үз-үзеңне реализацияләү) доменга берләштерелгән 18 күрсәткеч буенча исәпләнелә.
Кичә Уфада Башкортстанда 2022 елда Балалар иминлеге индексын үлчәү буенча тикшеренүләр нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Түгәрәк өстәл эшендә Тимченко фондының генераль директоры Мария Морозова, фонд аналитиклары Элина Илларионова һәм Иван Тарасов (онлайн), БРның гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Анна Таболина, балачак өлкәсендә хезмәт куючы министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Русия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе белгечләре Анна Иптова һәм Дмитрий Рогозин, мәктәпләр хезмәткәрләре, муниципалитетлар белгечләре – барлыгы 120 кеше – катнашты.
Чыганак: mintrud.bashkortostan.ru