

Бүген Аскында “Минем кече ватаным – Атайсал” зональ муниципаль форумнар циклы башланды.
Исегезгә төшерәбез, республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән Башкортстанда меценатларның кече ватаннарына булган ярдәмнәрен системага салыр өчен 2021 елда “Атайсал” проекты барлыкка килде.
Бүгенге көндә “Атайсал” проекты порталында 2021 елның 1 мартыннан алып 2022 елның 15 ноябренә кадәр 11 844 заявка урнаштырылган, шуларның 742се буенча эш бара, 11 036сы инде төгәлләнгән.
Әлеге нәтиҗә – кешеләрнең мәсьәләләрне бергәләшеп хәл итәргә әзер булуның уңышлы күрсәткече.
Беренче муниципаль форумда уртак эшкә багышланган хезмәт, проектларны тормышка ашыруда җәмгыятьнең берләшүе, меценатлык үсеше хакында фикер алыштылар. Аскын районы мәйданына аның халкы гына түгел, якында урнашкан 10 район (Балтач, Борай, Караидел, Мишкә, Тәтешле, Кыйгы, Мәчетле, Белокатай, Дуван, Салават) делегатлары да килде.
Чынында форум район яшьләре һәм активистларының “Атайсал” проектында катнашучы меценатлар белән очрашу платформасына әверелде.
Чара программасы бик бай булды. Беренче яртысында түгәрәк өстәлләр, яшьләр өчен секцияләр,”Тамыр” телестудиясеннән осталык дәресе, авыл биләмәләре башлыклары һәм эшкуарлар өчен страт-сессияләр оештырылды.
Чыганак: bashinform.ru