Җәмгыять
16 ноябрь 2022, 15:45

Янгыннарны булдырмау юнәлешендә

Башкортстан 2022 елда урман янгыннарына каршы көрәш буенча Россиянең иң яхшы 5 төбәгенә керде.

Янгыннарны булдырмау юнәлешендәЯнгыннарны булдырмау юнәлешендә
Янгыннарны булдырмау юнәлешендә

Иң яхшы Топ-5кә Якутия, Камчатка крае, Свердловск өлкәсе, Карелия һәм Башкортстан кергән. Төбәкләр 2021 ел белән чагыштырганда янгын мәйданнарының сизелерлек кимүенә ирештеләр. Бу турыда Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы җитәкчесе Иван Советников 2022 елгы янгын куркынычы сезоны нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе кысаларында хәбәр итте.

Башкортстан Республикасында 2022 елда урман янгыннары мәйданы 2021 ел белән чагыштырганда 49,6 тапкыр түбәнрәк һәм 318,7 га тәшкил итте.

Әйтик, янгын куркынычы булган сезон дәвамында 4,1 млн. га мәйданда урман фондына авиация патрульлеге даими рәвештә алып барылды.

Узган ел һава патрульлеге якынча 250 сәгать эчендә башкарылган булса, 2022 елда (пилотсызлар белән) гомуми очыш 609 сәгать тәшкил итте.

Авиапатрульлегенең тапкырлыгын арттыру, үз чиратында, оешма ярдәмендә мөмкин булды: белгечләр Уфадан гына түгел, Белорет, Зилаир һәм Бөрҗән районнарыннан да очып киттеләр.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас