+21 °С
Болытлы


Якын киләчәктә Уфа шәһәрендә Владимир Жириновский урамы барлыкка килергә мөмкин. ЛДПР фракциясе башлыгы Юрий Рудаковның әлеге тәкъдиме эксперт комиссиясе тарафыннан хупланган.
Документтан күренгәнчә, башкаланың Бакалы микрорайонындагы яңа урамнарның берсенә ЛДПР ның элеккеге лидерының исемен бирү тәкъдим ителә. Бу карар гаризаны икенче тапкыр караганнан соң кабул ителгән.
Шәһәр Советы хезмәткәре әйтүенчә, депутатлар бу сорау буенча 2023 елның гыйнварында карар кабул итәргә тиеш.
Чыганак: АиФ Уфа
Фото: АиФ Уфа