Җәмгыять
16 ноябрь 2022, 07:20

59 үзәк эшләячәк

18 ноябрьдә республикада Бөтенроссия бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне үтә.

59 үзәк эшләячәк59 үзәк эшләячәк
59 үзәк эшләячәк

2022 елның 18 ноябрендә Башкортстанда Бөтенроссия бердәм түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне узачак. Республика территориясендә 59 үзәк эшләячәк, шуларның 11е Уфада урнашкан.

Гражданнарны юристлар ассоциациясе егъзалары, адвокатлар, БР Прокуратурасы, БР буенча Росреестр идарәсе, БР буенча суд приставлары хезметенең баш идарәсе, БР дәүләт юридик бюросы хезмәткәрләре, юристлар кабул итәчәк. Моннан тыш, барлык шәһәр һәм районнарда бушлай консультацияне нотариуслар үз эш урыннарында алып барачак. Барлык хокукый мәсьәләләр буенча юристларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас