Җәмгыять
15 ноябрь 2022, 15:06

Оешма машинасына 30 меңнән артык штраф салынган

89 миллион сумлык штраф өчен машина кулга алынган.

Оешма машинасына 30 меңнән артык штраф салынганОешма машинасына 30 меңнән артык штраф салынган
Оешма машинасына 30 меңнән артык штраф салынган

Саратовта суд приставлары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 89 миллион сум бурычы булган юридик зат машинасын кулга алган. Бу турыда Федераль суд приставлары хезмәтенең төп дирекциясе хәбәр итә.

Юридик затка карата, Мәскәүдәге Федераль Суд приставлары хезмәтенең төп дирекциясендә 30 меңнән артык юл кагыйдәсе бозу очрагы буенча административ эш башланган. Юридик затның милеген ачыклау өчен, Мәскәү суд приставлары Саратовка эшче төркем җибәргән.

ЮХХДИ хезмәткәрләре белән суд приставлары бурычлы компаниянеке булган Hyundai Solaris  машинасы хәрәкәт маршрутын билгеләгәннәр. Компания - машиналарны арендалау һәм лизинг буенча махсуслашкан юридик зат. Аның машинасы кулга алынган һәм махсус штраф тукталышына урнаштырылган. Киләчәктә Hyundai Solaris ЮХХДИ штрафлары буенча бурычны түләү өчен сатуга куелачак,  диләр суд приставлары.

Тик 89 миллион сумлык штрафны түләр өчен, кимендә, 89 шундый тотынылган машина кирәк булачак шул...

Чыганак:РИА Новости

Фото: РИА Новости

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас