Җәмгыять
14 ноябрь 2022, 16:51

"Бала-чага мәктәпкә урап йөрергә мәҗбүр"

Русиядә ике бәла бар, диләр...

"БашДТП" төркеме"БашДТП" төркеме
Фото:"БашДТП" төркеме

Уфаның Кооператив алан микрорайонында яшәүчеләр социаль челтәрләрдә  Мәктәп тыкрыгы һәм Кече  Мәктәп урамы киселешендәге юлның коточкыч булуына зарлана. Җирле халык сүзләренчә,  юлның 200 метрлык участогы теләсә нинди явым-төшем вакытында зур бер күлләвеккә әйләнә. Иң начары – су астындагы чокыр-чакырлар күренми. Шуңа да анда  транспорт узуы һәм җәяүлеләр йөрүе чып-чын бәлагә әверелә.

“Балалар үзаллы мәктәпкә барып җитә алмый, шуңа да алар бу участокны урап узу әмәлен эзли. Еш кына балалар, кыргый этләр һөҗүме хәвефеннән курыкмыйча, яктыртылмаган урыннардан, шул исәптә куе чытырман үскән дамбадан мәктәпкә барырга мәҗбүр”, – диләр микрорайон халкы.  

Уфалылар фикеренчә, проблеманы юлның шул су баса торган урынына асфальт түшәп хәл итеп була. “Башинформ” агентлыгы Киров районы хакимиятенә комментарий сорап мөрәҗәгать иткән. Анда бу хәлне ачыкларга вәгъдә биргәннәр.

Әйткәндәй, ЦУР мәгълүматлары буенча, узган атнада мөрәҗәгатьләр саны буенча юллар темасы беренче урында булган. Шикаятьләрнең 88 проценты муниципалитетларга кагылган. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас