Җәмгыять
13 ноябрь 2022, 04:35

Сусыз яшәү мөмкин түгел

Яки тотынылган су күләмен исәпләгән счетчикны кемнәр алыштырырга хокуклы?

Сусыз яшәү мөмкин түгелСусыз яшәү мөмкин түгел
Сусыз яшәү мөмкин түгел

Мәгълүм булуынча, 1 ноябрьдән күп кенә яңа законнар үз көченә керде. Бүген шуларның берсенә аңлатма бирергә тырышабыз.

Сусыз яшәүне авылда да, шәһәр фатирында да күз алдына китереп булмый. Иртән торып күзне  ачу белән дә беренче чиратта суга үреләбез. Аңа хаклар артуы да һәркемне борчый торган мәсьәлә. 1 декабрьдән суга түләү  хаклары артачагын күпләр белә һәм борчыла башлаган иде инде. Ә 1 ноябрьдән суга кагылышлы янә бер закон гамәлгә керүе хакында күпләребез хәбәрдар түгелдер әле. Русиядә 1 ноябрьдән кайнар һәм салкын су счетчикларын тикшерү кагыйдәләре (ГОСТ) үзгәрде. Документ “Үлчәмнәрнең бердәмлеген тәэмин итү өчен дәүләт системасы. Су  счетчиклары. Тикшерү методикасы” дип исемләнгән. Шушы көннән алып су счетчикларын урнаштыруны һәм дөрес эшләвен лицензияле компанияләр белгечләре генә башкара алачак. Яңа закон счетчигыгызны алмаштырабыз дип акча алып юкка чыккан мошенникларга каршы көрәшү максатыннан чыгып эшләнгән. Лицензия бирелгән компанияләр исемлеге Росстандарт хезмәтенең Росаккредитация рәсми сайтында урнашты-

рылган.

– Гражданнарга мошенниклар корбанына әйләнмәс өчен яңа законны белү бик мөһим. ГОСТ нигезендә эшләүче һәм лицензиясе булган намуслы компанияләр белгечләре беркайчан да кешеләргә счетчик алмаштыру буенча шалтыратмыйлар һәм эшләре тыгызлыгы аркасында үз белдекләре белән өйдән-өйгә йөрмиләр. Алар алдан бирелгән заявка буенча гына шәхси йортларны хезмәтләндерәр. Әгәр кем дә булса шалтыратып хезмәт күрсәтүне тәкъдим итә башласа, яңа законга сылтана аласыз, – диде Дәүләт Думасының төзелеш һәм торак-коммуналь хезмәт комитеты рәисе урынбасары Татьяна Разворотнева.

Шуны да белергә кирәк, кайнар һәм салкын су счетчикларын алмаштыру һәм тикшерү вакыты төрлечә. Кайнар су счетчигының хезмәт күрсәтү вакыты кыскарак була. Бу турыда Халык фронтының “Торак һәм шәһәр мохите” тематик платформасы эксперты Павел Склянчук та кисәтә.

 

–       Гадәттә кайнар су счетчиклары–  дүрт ел, салкын суныкы алты ел эшли  дигән гарантия куела.  Шушы вакыт үтү белән аларны тикшер-тергә кирәк. Әгәр дә тикшерү вакытында башкарылмаса, су өчен коммуналь түләү гомум норматив буенча килә башлый. Белүегезчә, ул норматив буенча түләү күпкә артыграк. Мошенниклар еш кына ике счетчикны да берьюлы тикшерергә яки алмаштырырга тәкъдим итәләр. Бу аларга күбрәк акча эшләп калу мөмкинчелеге бирә. Хаклары да аларның комсызлыгына бәйле. Яңа закон нигезендә күрсәткән хезмәтләр өчен бер төрле генә хак куела. Мошенниклар акчалата алалар, ә лицензияле компанияләр квитанция бирә. Квитанциядә артык хак куеп булмаячак.

Счетчик  алмаштырылгач, аккредитациясе

булган компания аны “Аршин” федераль дәүләт мәгълүмат системасына салырга тиеш. Анда йортның һәм фатирның номеры, счетчикның номеры һәм алмаштыру яисә тикшерү вакыты күрсәтелә. Моннан тыш, шуны белеп торырга кирәк, мошенниклар чынлап та тикшерү үткәрсәләр дә, алар турында мәгълүматны “Аршин” бердәм системасына кертмиләр. Кайберәүләр үзләренең торак-коммуналь хуҗалыгында эшләгән һәм күптән таныш слесарь-сантехник аша счетчикларын алмаштыруны кулай күрә. Бу хезмәткәр дә  мәгълүматны “Аршин” бердәм системасына кертә алмаячак. Сез юкка акча түккәнсез булып чыга, чөнки күзәтчелек оешмасы тикшерү белән килеп счетчикны тикшерү яки алмаштыру турында мәгълүматны күрмәсә, сезне норматив буенча түләүгә күчерәчәк. Штраф салулары да мөмкин.

Торак-коммуналь хуҗалык буенча бәйсез эксперт  Егор Клопенко яңа законның барлык кытыршылыкларны да бетермәячәген ассызыклый. – Безнең илдә ике дәүләт системасы “Аршин” һәм “ГИС” (дәүләт үлчәүләр системасы) эшләп килә. Торак һәм коммуналь хезмәтләр күрсәтү буенча мәгълүмат туплаучы тулы хокуклы шушы ике

система арасында бәйләнеш начар. Ил буенча бер генә мәгълумат системасы калдыру дөресрәк булыр иде. Мошенниклар өлкән кешеләрне генә түгел, яшьләрне дә төп башына “утыртып” чыгып киткән чаклар ешая. Күптән түгел Уфа шәһәрендә шундый очраклар теркәлде. Ике хатын-кыз үзләрен торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре дип таныштырып, су счетчикларын тикшерү сылтавы белән фатир хуҗаларын талап йөргән. Берсе фатир хуҗасы белән счетчиктагы күрсәткечләрне язып йөргән арада,  икенчесе хуҗаның яшереп куйган 292 мең сум акчасын чәлдерергә өлгергән. Фатир хуҗасы  аларның хатын-кыз булуларына алданып, документларын тикшерергә дә оныткан. Полиция гражданнарны, бигрәк тә, шәһәрдә яшәүчеләрне уяу һәм сак булырга өнди. Әгәр газ хезмәте, электриклар, социаль, медицина хезмәткәрләре сезгә яки якыннарыгызга алдан шалтыратмыйча килсәләр, бу сак булырга сәбәп. Чит кешегә ишек ачканчы, аның таныклыгын күрсәтүен сорагыз. Өлкән яшьтәге туганнарыгызны, күршеләрегезне гел кисәтеп торыгыз, мошенниклар яшь йорт хуҗасы эштә булган вакытны чамалап йөриләр.

Кәгазь белешмә документ түгел

Гамәлгә кергән яңа стандартлар буенча, счетчикны тикшергәннән яки алмаштырганнан соң эшне башкаручы бу турыда “Аршин” системасына мәгълүмат кертергә тиеш. Бүгенге көндә тикшерү турындагы кәгазь белешмә юридик  әһәмияткә ия документ булып саналмый. 1 ноябрьдән соң юридик әһәмияткә ия документ –“Аршин” дәүләт  мәгълүмат системасына кертелгән язма. Бу язманы эш башкаручы белгеч бер тәүлек эчендә кертергә бурычлы. Әгәр дә эш башкаручы ниндидер сәбәпләр аркасында  счетчикны тикшерү яисә алмаштыру турында язма кертмәсә, счетчик тикшерелгән яки алмаштырылган дип исәпләнми. Күзәтчелек органнары бу язманы мәгълүмат системасында күрмәсә, түләүне норматив буенчага күчерәчәк. Бу очракта счетчик тикшерү үтүен суд аша исбатларга гына калачак.

Яңа стандартларның өстенлекләре

Әйткәнемчә, кәгазь белешмә алып, аны идарә компаниясенә яки бердәм түләү үзәгенә тапшырып йөрүләр артта калачак. Документларны электрон рәвештә туплау кулланучылар өчен алдагы тикшерүләрнең кайчан үткәреләчәген белеп торырга ярдәм итәчәк. Бу төрле мутлашу схемаларына юл куймау өчен дә эшләнә. Лицензиясе булган компания хезмәткәрләренә бердәм таныклык тапшырылачак һәм заявка нигезендә эшне вакытында үтәү буенча катгый таләпләр куелачак.

Мошенниклар кармагына ничек  эләкмәскә?

Мошенниклар кешеләрнең яңа законнар белән таныш булмавыннан  файдаланып, тиз арада акча эшләп калу ягын карый. Алар закондагы үзгәрешләрне нигез итеп, счетчикларны түләүле тикшерү өчен хезмәтләр тәкъдим итә башлаячаклар. Алдарак язганымча, кайнар су счетчигын тикшерү вакыты –  4 ел, салкынныкы – 6 ел. Бу урында  аерым искәртеп үтәбез  – җитештерүчеләр тарафыннан счетчикларның хезмәт итү вакыты 12 ел дип куела. Ул приборның паспортында да күрсәтелә. Димәк, сез эшләп торган приборны алмаштырырга  тиеш түгел. Бары тик тикшерү генә үткәрәсез. 12 ел эшләү дәверендә кайнар су счетчигын 2 тапкыр (4 һәм 8 ел үткәч), салкын суныкын 1 тапкыр (6 ел үткәч) тикшертү җитә. Счетчикны  тикшертү һәм алмаштыру хакы шактый артуын исәпкә алсаң, ярыйсы гына акчагыз янга калачак.

Тикшерүне кичектергән очракта нәрсә була?

Күп кенә кешеләр исәпләү приборларын тикшерү сроклары тәмамлануын кулларына норматив буенча исәпләнгән счет-фактуралар алгач кына белә. Биредә барысы да ресурслар белән тәэмин итүчеләргә (Водоканал) бәйле. Кайберәүләр өстәмә вакыт бирергә мөмкин, аның дәвамында түләүләрне норматив буенча исәпләмәячәкләр. Ә кемнәрдер бу мәсьәләгә бик җитди карый һәм, тикшерү срогы тәмамланганнан соң, икенче көнне үк норматив буенча исәпли башлыйлар. Әгәр тикшерү вакыты килеп җиткән икән, кулланучыга өч вариант (тикшерү үткәрү, счетчикны алмаштыру яки норматив буенча түләү) тәкъдим ителә. Хәзер күп җирдә приборны чираттагы тикшерү вакыты торак-коммуналь хезмәтләр өчен айлык квитанциядә дә күрсәтелә. Әгәр дә сезгә шалтыратып, счетчикны тикшерергә кирәклеге турында әйтсәләр, ризалашмау яхшырак.

Иң башта тикшерү вакытын шушы квитанциядән карагыз. Әгәр тикшерү чыннан да кирәк икән, лицензияле компанияне үзегез сайлагыз.

Кемгә ташламалар каралган?

Хәзерге законнар нигезендә өстенлеккә ия кешеләр бар, алар өчен су счетчиклары алмаштыру бушлай. Болар: Бөек Ватан сугышы ветераннары, аз керемле гаиләләр, беренче һәм икенче төркем инвалидлары, инвалид балалы гаиләләр.

Кыскасы, игътибарлы һәм уяу булыйк, җәмәгать.

Фото: ачык чыганактан

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас