

Белүегезчә республикада барлык урам, оешма, учреждение исемнәре һәм атамалары дәүләт (рус һәм башкорт) телләрендә язылырга тиеш. Күпләрегезнең башкортчага тәрҗемә итеп язганда хәреф һәм мәгънә хаталары җибәрүләрен күргәнегез бардыр инде. Мисал өчен бер районга баргач Садовая урамында тукталырга кирәк иде. Садовая урамын Бакся урамы дип язып элгәннәр. Бүген Уфа шәһәрендәге иң зурлардан саналган күпфункцияле үзәккә барырга туры килде. Ул Новомостовая 8 адресы буенча урнашкан. Аның башкортча тәрҗемәсен күргәч башта ышанмый тордым. Читкәрәк китеп икенче йорттагы язманы укырга юлландым. Карасам шул ук язма. Новомостовая урамын – Яңа түшәлгән юл урамы дип язып элгәннәр. Бү үзәккә көненә меңәрләгән кеше килә бит, алар ни уйлый икән?
Уфа шәһәре хакимиятендә шушы язмаларның дөреслеккә тап килүен тикшерүче комиссия инде берничә ел дәвамында эшләп килә. Ул комиссиягә тел белгечләре дә галимнәр дә керә бит. Бу комиссия күзәтчелек итәр өчен төзелгән иде түгелме соң?
Хикмәт, комиссия бар, ә күзәтчелек итүче юк.