+20 °С
Болытлы


- Русия Федерациясе регионнарына ким дигәндә дүрт айлык дарулар запасы булдыру күрсәтмәсе бирелде, - диде Русия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко.
"Гомумән алганда, без үзебезнең даруларны җитештерү һәм алар белән тәэмин итү планы буенча югары темпта эш алып барабыз. Әмма үзебездә җитештерелмәгән дарулар да бар бит. Күп вакыт, чит илләрдән китерелгән позицияләр өчен чыгымнар арта, тәэмин итү һәм китерү тизлегендә кыенлыклар туарга мөмкин ", - диде министр.
Чыганак: ТАСС
Фото: Кирилл Кухмарь