Җәмгыять
11 ноябрь 2022, 11:27

Син алиментчымы? Ипотека бирмәсләр, ахыры, сиңа...

Депутат шулай тәкъдим итә.

Руфина Таҗиева Лента.руРуфина Таҗиева Лента.ру
Фото:Руфина Таҗиева / Лента.ру

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов алимент түләү буенча бурычлары булган русиялеләргә  ипотека бирмәскә  тәкъдим иткән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Милонов үзенең бу тәкъдимен Финанс министры Антон Силуановка юллаган. Аның фикеренчә, алимент түләүләре буенча мотивацияләнмәгән бурыч булу ипотеканы хуплаудан баш тарту өчен гарантияләнгән шартлар исемлегенә кертелергә мөмкин.

Милонов:  “Алиментлар  буенча зур бурыч   гомерлеккә тискәре фактор булып саналыр”, -  дип өметләнүен белдерде. Бу аспект кредитны хуплауга һәм мондый түләүләрнең соңгы процентына тәэсир итәргә тиеш.

Шунысы гына аптырата – алимент буенча зур бурычы булган  нинди  адәм, кыюлыгы җитеп, ипотека рәсмиләштерер икән? Гадәттә, алиментчыларның күбесе я   керемнәрен  күрсәтмиләр,  я качып йөрүне хуп күрәләр.

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас