+21 °С
Болытлы


Башкортстанда пенсионерлар саны арта бара һәм 2022 елның сентябренә 1 млн 154 мең 521 кешегә җиткән. Шуларның 182 мең 653е эшләп йөри.
Чагыштыру өчен: гыйнварда 1 млн 149мең 347 пенсионер исәпләнгән, шулардан 186 мең 481 эшләгән. Сентябрьгә билгеләнгән пенсияләрнең уртача күләме дә арткан һәм Башкортстанда ул 17 979 сумга кадәр күтәрелгән. Ә гыйнварда ул 16 399 сум булган.