

Русия Геройлары күпме пенсия ала? Шул хакта языгыз әле. Мондый мәртәбәле исемне нәрсә өчен бирәләр?
Русия Герое исеме – Русия Федерациясенең иң югары наградасы. Ул кешегә Ватан алдындагы батырлыклары өчен бирелә. Хәрби кеше генә түгел, гади гражданин да Герой булырга мөмкин. Безнең чорда мондый мисаллар шактый. Хәтта батырлык кылган, әйтик, кемне дә булса коткарган балалар да герой була ала.
Хәзерге вакытта мондый мәртәбәле исем 1000 нән артык кешегә бирелгән. Зур гына сан, шулай бит? Тик бу исемнең аларның яртысына үлгәннән соң бирелүе генә күңелсезләндерә.
Беләсездер инде, космоста булып кайткан һәр космонавтка Герой исеме бирелә. Мондый традиция Советлар Союзы космосны үзләштерә башлаган чордан бирле килә.
Күпләрне Русия Герое аена күпме ала микән дигән сорау кызыксындырадыр. Советлар Союзы Герое алган акчалар белән чагыштырып карарга теләүчеләр дә бар.
Башта советлар чорына күз салыйк. Ул вакытларда Герой исеме өчен түләүләр елына 240 сум тирәсе тәшкил иткән. Аңа кушып фатир һәм автомобиль дә бирелгән. Шулай ук төрле өстенлекләр һәм льготалар каралган.
Ә менә хәзерге вакытта пенсиядәге Русия Герой ай саен 80 000 тирәсе акча ала. Лаеклы ялга китмәгәннәр – 60 000. Моннан тыш, бу кеше салымнардан һәм дәүләтка башка түләүләрдән азат ителә.
Шулай ук РФ Геройларын кыскартырга яки эштән азат итәргә ярамый. Бу закон белән катгый тыелган.