Җәмгыять
10 ноябрь 2022, 05:53

Прибельскийда – диңгезчеләргә һәйкәл

Кырмыскалы районы диңгездән ерак булса да, күпләрнең хезмәте Хәрби-диңгез флоты белән бәйле. 

Прибельскийда –  диңгезчеләргә һәйкәлПрибельскийда –  диңгезчеләргә һәйкәл
Прибельскийда – диңгезчеләргә һәйкәл

Шуңа районыбызда диңгезчеләргә тирән хөрмәт күрсәтү, хәрбиләргә бергә җыелышып-очрашу, хезмәт чорларын һәм иптәшләрен, Илебез азатлыгы өчен көрәшкән якташларын тирән хөрмәт белән искә алу өчен һәйкәлләр төзү эше соңгы елларда аеруча актив алып барыла. Бу изге эшләрнең күбесе Кырмыскалы районының актив җәмәгать эшлеклесе, Башкортстан Республикасы Диңгезчеләр җыенының район бүлекчәсе рәисе, өлкән мичман Наил Равилов башлангычы белән тормышка ашырыла. Прибельский авылында диңгезчеләргә һәйкәл ачу эшендә дә ул башлап йөрүче генә түгел, кулларына көрәк алып, тир түгеп эшләүчеләрнең берсе булды.

Үткәннәрен белмәгән халыкның киләчәге юк дигән әйтем бар. Ә бит, уйлап карасаң, чынлап та шулай. Үткәнебезне онытсак, киләчәгебезне барлау авыр булачак. Наил Сәйфелгалим улы да чыгышын тарихка байкау ясаудан башлады, диңгез флотында лаеклы хезмәт иткән якташларның исемнәрен зур горурлык хисе белән телгә алды.
– Кырмыскалы районы – билгеле шәхесләргә, геройларга бай төбәк. Бөек Ватан сугышы елларында күпме якташларыбыз Илебез азатлыгы өчен үзләренең гомерләрен аямый хезмәт иткән! Алар арасында диңгезчеләр дә аз түгел. Берничә ел элек якташыбыз – Никифоровка авылында туып-үскән, соңыннан язмышын хәрби-флот белән бәйләгән легендар Щ-304 су асты көймәсе командиры, 3нче ранг капитаны Яков Афанасьевка Ефремкино авылында мемориаль тактаташ куелды. Шулай ук Уфа шәһәренең Затон бистәсендәге бер урамга Яков Афанасьевның исеме бирелде, шунда ук киләчәктә барельеф та урын алачак.
Бөек Ватан сугышы елларында якташларыбыз төрле фронтларда Илебез азатлыгы өчен көрәште. Аларның барысының да исемнәре бүген районның һәрбер авылында урнашкан мемориаль такталарда уелып язылган. Сугыштан соңгы елларда да кырмыскалылылар хәрби-диңгез флотын тергезүдә хезмәт итте. Безнең егетләр бүген дә ата-бабаларның күркәм йолаларына тугры калып, Илебез алдындагы изге бурычын лаеклы үти, – диде Наил Сәйфелгалим улы.
Авылда диңгезчеләргә һәйкәл булу – бик куанычлы вакыйга. Шул ук вакытта ул – Ватаныбыз чик-
ләрендә хезмәт иткән һәм итәчәк барлык буын диңгезчеләргә чиксез рәхмәт һәм хөрмәт билгесе дә. Бу уңайдан Наил Сәйфелгалим улы изге башлангычны хуплап кына калмый, бар яклап ярдәм күрсәткән Прибельский авыл биләмәсе хакимиятенә, ветераннар советына һәм бу эшкә акчалата да, кул көче белән дә ярдәм итүчеләрнең һәрберсенә чиксез рәхмәтләрен җиткереп, Башкортстан Респуб-
ликасы Диңгезчеләр җыенының медальләрен, Мактау грамоталарын һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Район хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Виктория Мөхәммәдиеваны да авылдашларының бердәм булуы, тарихка тирән хөрмәт белән каравы сөендерә. Һәм әлеге проектның инициаторы Наил Равиловны яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә, күренекле кешеләрнең исемнәрен мәңгеләштерү эшенә зур өлеш кертүе һәм әлеге һәйкәлне булдыруда актив катнашуы өчен район хакимиятенең Рәхмәт хаты белән бүләкләде.
Авыл биләмәсе башлыгы Наталья Суркова билгеләвенчә, агымдагы елның апрель аенда гына авылның аксакаллары, җыелышып, диңгез-
челәргә һәйкәл төзергә карар итә. Берничә ай эчендә ниятләрен тормышка да ашыралар. “Дуслыкка чикләр юк, хыялларны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр җитәрлек, ә иң мөһиме: безнең көч бердәмлектә булуын бу һәйкәл тагын бер кат исбат итте”, – диде Наталья Анатольевна.
Әйткәндәй, мобилизацияләнгән егетләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү эше дә биредә бик актив бара, анда һәркем үз өлешен кертә.
Бу көнне котлаулар күп яңгырады. Дин әһелләре – Сарт-Нәүруз авылы имам-хатыйбы ярдәмчесе Ринат хәзрәт Яхин, протоиерей Андрей Кулемза һәм башкалар да изге теләкләрен юлладылар. Куанычлы вакыйга уңаеннан диңгезчеләргә теләктәшлек белдерергә күрше авылларда яшәүче диңгезчеләр, шулай ук башка гаскәр вәкилләре дә килгән иде.
Бәйрәм кысаларында бүләкләү тантанасы чараның аерым бер өлешен алды. Агымдагы ел диңгезчеләр өчен вакыйгаларга бай. Шундыйларның берсе – Петр I тууына 350 ел тулу билгеләнә. Бу уңайдан диңгезчеләргә һәйкәл ачу эшендә башлап йөрүчеләр һәм күп көч салучыларга Диңгезчеләр җыены бүлекчәсе рәисе Наил Равиловка, урындагы ветераннар советы җитәкчесе Рәшит Гәрәевкә һәм “Диңгез флотына һәм аның йолаларына тугрылык” медальләре дә тапшырылды. Сугыш чоры балалары да читтә калмады. Бөек Ватан сугышы елларында алар сабый гына булса да, күпме михнәт күреп, ләкин Илдәге авыр чорны аңлап, түземле булып, өлкәннәр белән берлектә авыр эшкә җигелеп үскәннәр. “Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!” дигән девиз белән яшәгәннәр. Үзләренең чыгышларында алар Илебез өчен әлеге авыр вакытларда да шулай түземле, ярдәмчел булырга, бердәмләшеп яшәргә кирәклеген ассызыкладылар.

Прибельскийда –  диңгезчеләргә һәйкәл
Прибельскийда –  диңгезчеләргә һәйкәл
Прибельскийда – диңгезчеләргә һәйкәл
Автор:Лейсан В Ильясова
Читайте нас