

Уфа табибы Эльвира Габдуллина Дубайдан Уфага очып баручы самолетта үзен начар хис итүче пассажирга беренче медицина ярдәме күрсәткән.
Самолет һавага күтәрелгәч, бер ирнең хәле беткән һәм аңын югалта башлаган. Пассажирлар арасында "Табиблар бармы монда?" - дигән сорауны ишеткәч, Эльвира ярдәмгә ашыккан.
"Янына барсам, ул кешенең йөзе агарган, үзе камыр кебек - кул-аякларын да кузгата алмый, көчкә сөйләшә иде. Мин килгәнче аңа кислород маскасын кидергәннәр иде инде. Кан басымын үлчәдем - ул бик югары, йөрәк тибеше дә бик еш иде», - дип искә ала хәзер Эльвера.
Кагыйдә буенча, бортта медицина хезмәткәре белән килешмичә авыру кешегә бернинди дару бирергә ярамый. Шуңа күрә Эльвира Уфа авыруга башта кәнфит белән шикәрле чәй эчерткән, кан басымын даими күзәткән, хәлен контрольдә тоту өчен аның белән гел сөйләшеп торган, тәнендәге нокталарга массаж ясаган.
Тиздән зыян күрүчегә җиңелрәк була башлаган. Бу вакытта авиакомпания табибы да пилотлар аша элемтәгә торып, киңәшләрен җиткереп торган. Иргә бераз хәл кергәннән соң, аңа аспирин эчәргә рөхсәт бирелгән. Ә Уфа табибы аның янында тагын 1,5 сәгать утырып, хәле әйбәтләнгәч, үз урынына күчкән. "10-15 минуттан соң аңа хәл керә башлады. Аннары миңа пациент: "Сез миңа табиб ярдәме күрсәтеп кенә калмадыгыз, психолог буларак та сөйләштегез. Бу миңа бик ярдәм итте. Сез минем гомеремне саклап калдыгыз!" - диде.
Бу минутларны искә төшерсәм, күңелгә авыр булыр куя . Мондый хәлгә калырмын дип һич уйламаган идем", - дигән кыз. Эльвира - һөнәре буенча гинеколог, ләкин табиб буларак, ул беренче ярдәм күрсәтүдә сынатмаган, югалып та калмаган. Афәрин!