Җәмгыять
5 ноябрь 2022, 14:42

Бездә бензин бик кыйммәт түгел икән

Менә сез Чукоткада ничә сум икәнен белсәгез... 

Бездә бензин бик кыйммәт түгел икәнБездә бензин бик кыйммәт түгел икән
Бездә бензин бик кыйммәт түгел икән

Быел сентябрь аенда "ПромРейтинг" тикшеренү агентлыгы кайсы төбәкләрдә иң очсыз бензин сатылуын ачыклаган.

Башкортстан бу рейтингта 8 урында тора. Республикада бер литр ягулыкның уртача бәясе 48 сум 26 тиен тәшкил итә.

Иң арзан бензин Алтай краенда (литры 46 сум 8 тиен). 

Чукотка автономияле округында (64 сум 3 тиен) иң кыйбат дип табылган.

Ил буенча алганда, 2022 елның сентябрендә, бензинның уртача бәясе 50 сум 78 тиен иде. АИ-92 автомобильчеләргә литры - 47 сум 25 тиенгә, АИ-95 исә 51 сум 36 тиенгә төшкән. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас