Җәмгыять
4 ноябрь 2022, 17:52

Безнең киләчәк - халыклар бердәмлегендә

Башкортстанда 160тан артык милләт бердәм һәм тату яши

Безнең киләчәк - халыклар бердәмлегендәБезнең киләчәк - халыклар бердәмлегендә
Безнең киләчәк - халыклар бердәмлегендә

Башкортстанның һәм Русиянең киләчәге - халыклар бердәмлегендә. Башкортстанда 160тан артык милләт бердәм һәм тату яши. Республикада 26 милли-мәдәни һәм тарихи-мәдәни үзәк һәм 40 милли иҗтимагый берләшмә эшли. 1995 елдан аларны Башкортстан халыклары Дуслыгы Йорты берләштерә. Башкортстан мәктәпләрендә 13 туган тел өйрәнелә, 58 милли гимназия һәм лицей, 15 якшәмбе мәктәпләре эшли. Республикада рус, башкорт, татар, чуаш, удмурт һәм мари телләрендә басмалар чыгарыла. 2000 елдан республикада Башкортстан халыклары ассамблеясе эшли.

Республика халыклары ассоциациясе рәисе Зөһрә Рәхмәтуллина:

"Бердәмлектә һәм татулыкта безнең күпмилләтле көчебез. Безнең илдә 190тан артык халык яши, аларның һәрберсенең үз мәдәнияте, традицияләре һәм гореф-гадәтләре бар. Без көчле һәм бердәм илебез белән горурланабыз - ул үзенең милли мәнфәгатьләрен, халкын яклый һәм бернәрсәдән дә курыкмый. Бүген, геосәяси янаулар, безнең чикләрдә нацизм яңарышы шартларында, илнең күпмилләтле яклаучылары Украина неонацистларына түгел, ә иң беренче чиратта Көнбатышка каршы тора".

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас