Җәмгыять
4 ноябрь 2022, 15:04

Аракыга хаклар арткан

Ә кайсы төбәкләрдә ул очсыз?

Аракыга хаклар артканАракыга хаклар арткан
Аракыга хаклар арткан

Росстат Русиянең төрле төбәкләрендә аракы бәясен чагыштырган. Алкоголь эчемлекләр бер ел эчендә 15,21 процентка арткан.

24 октябрьдә алынган мәгълуматлар буенча, Русиядә аракы һәм аннан да катырак булган эчемлекләрнең уртача бәясе 479,24 сумга җиткән. Аналитиклар мәгълүматлары буенча, литры уртача 492,03 сум белән без, Башкортстан, 48нче урында торабыз.

Ә иң очсыз хаклар кайда икән дисезме? Бездән бик еракталар шул. Ненец автономияле округында аракының бер литр - 337 сум, Тыва Республикасында -346,99 сум, Чечен Республикасында - 421,3 сум, Белгород өлкәсендә - 422,34 сум, Хакасия Республикасында 425,31 сум тора. Ә иң кыйммәтле аракы Камчатка краенда (литрына 742,65 сум) һәм Чукоткада (788,69 сум).

Фото: ® UfacityNews.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас