

Быел Русиянең 54 төбәгеннән килгән балаларга Федерация Советының “Күрсәткән батырлыклары өчен” махсус медальләре тапшырылды.
Бүләкләнүчеләр арасында Башкортстан Республикасыннан Арслан Шафиковның булуы сөендерде.
Бүләкләү тантанасында Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрының беренче урынбасары Александр Чуприянов, РФ Герое Владимир Легошин һәм Башкортстан Республикасыннан сенатор Лилия Гомәрова катнашты.
Валентина Матвиенко яшь геройларга мөрәҗәгать итеп:
Ул балаларның әти-әниләренә, картәни-картәтиләренә рәхмәт әйтте.