

Форум Башкортстанда тернәкләндерү индустриясенең иң масштаблы чарасы булачак. Оештыручылар хәбәр иткәнчә,"Киртәләрне сындырып " социаль, медицина, психологик тернәкләндерү белгечләре, тернәкләндерү үзәкләре җитәкчеләре, дәүләт хакимияте органнары, шул исәптән халыкны социаль яклау, мәгариф, сәламәтлек саклау, фәнни-гамәли үзәкләр һәм институтлар вәкилләре, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен кызыклы булачак. 8-10 ноябрьдә Форум кунаклары Уфа телеүзәге каршындагы М.Гафури урамындагы төп парковкада автомобильләрен калдыра алачаклар. Моннан тыш, парковка Зәки Валиди урамындагы «Торатау» конгресс-холлы бинасы буенда да каралган. Форумның аз хәрәкәтле кунакларына ярдәм итү өчен волонтерлар эшләячәк.