

Билгеле булуынча, илдә 1 ноябрьдән көзге чакырылыш башланды.
Быел Башкортстаннан 18 яшьтән 27 яшькә кадәр 4 меңнән артык ир-егет армия сафына алыначак. Аларны хәрби хезмәткә озату 10 ноябрьдә башлана.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, чакырылучылар Украинага җибәрелмәячәк. Бу хакта хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе утырышында әйтелде.
Көзге чакыру 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. "Срочниклар хәрби операция барган җирләргә җибәрелмәячәк. Хезмәт итеп беткәч тә, бер елдан өйләренә кайтачаклар, шуңа күрә куркып, качып ятарга түгел", - дигән БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов.