

1 ноябрьдә Башкортстанда яңа югары уку йорты – Уфа фән һәм технологияләр университеты барлыкка килде. Яңа белем учагын Вадим Захаров җитәкли.
Яңа уку йорты Башкорт дәүләт университетын һәм Уфа дәүләт авиация техник университетын кушу нәтиҗәсендә барлыкка килде. Берләшкән уку йорты юридик шәхесләрнең бердәм реестрына кертелгән.
Ике уку йортын бергә кушу идеясен республика башлыгы Радий Хәбиров тәкъдим итте һәм ул ике ел элек башланды. Кушылу турындагы карар “Приоритет 2030” дәүләт программасында катнашырга мөмкинлек бирде һәм, аңа ярашлы, яңа уку йорты ел саен 100 млн сум. грант алачак.
2030 елга уку йортын Русиянең иң яхшы уку йортлары исемлегенә кертү бурычы куелды.