

Ә менә егет корына кергән яңа бәйрәмнең асылын күпләребез әле булса аңлап җиткерә алмый төсле. Хәер, үзебез дә баштагы мәлдә аптырабрак калдык. Хәтта ки ил башлыгы Владимир Путин үзенең бер чыгышында әлеге бәйрәмгә карата каршылыклы фикердә булуын яшермәде.
Истәлекле көннәр болай да күп, инде монысын булдыру кирәкме дип уйланган ул. “Бераздан аңладым: уйланыр, үткәннәргә бәя бирер өчен кирәк ул. Нәрсәләр безне җиңүгә китергән, нәрсәләр җиңелүгә, тетрәнүләргә алып барган,” – дип инануын белдерә Президент. Һәм шундый нәтиҗәгә килә: бердәмлек зуррак булган саен җиңүләр дә күбрәк.
Чал тарихыбызга караш ташласак, аның бихисап җиңүләрдән тукылганлыгын күрербез. Берсеннән-берсе шанлырак, әһәмиятлерәкләре бар. Шулар арасыннан ни өчен нәкъ 4 ноябрьдәгесе илнең төп бәйрәмнәренең берсе итеп сайлап алынган икән соң? Моңа җавап бирер өчен чал тарихка күз салыйк. Бу көннең асылында 1612 елгы вакыйгалар ярылып ята. Бу чорда Русиядә таркаулык хөкем сөргән. Төбәкләр, кенәзлекләр бер-берсе белән канга батып сугышкан. Ил эчендә бердәмлек булмаудан файдаланып, поляк гаскәрләре Мәскәү Кремлен үз кулларына төшерә. Үзләренең патшаларын тәхеткә мендерү теләге белән яналар. Шунда Түбәнге Новгородның земский старостасы, этник татар Кузьма Минин шәһәр халкы алдында ялкынлы чыгыш ясап, ополчение – гаскәр төзергә чакыра. Моның өчен акча җыярга өнди. Гаскәр башына Минин кенәз Дмитрий Пожарскийны тәкъдим итә. Халык җыены бертавыштан аларның икесен дә ополчениега җитәкче итеп сайлый. Шулай итеп, унбиш меңләп кешедән тупланган гаскәр 1612 елның 4 ноябрендә штурм белән Кремльне яулап ала һәм полякларны Мәскәүдән куып чыгара. Төрле милләт, төрле катлам кешеләре бердәм булып күтәрелгәндә теләсә нинди дошманны җиңә алырлык көчкә әверелүен исбатлаучы асыл мисал бу. Әлеге истәлекле дата безгә ел саен шуны искәртеп торырга тиеш: бердәмлек булганда гына без зур көчкә ия була алабыз! Таркаулык исә турыдан-туры низагларга, канкоешларга илтә.
Ни хикмәттер, бердәмлекнең кодрәтен аңласак та, аңа тугры булып яши алмыйбыз. Полякларны куып, тәхеткә урыс патшасын утырту низагларга нокта куймый. Кенәзлекләр нидер бүлешә алмый, тарткалаша, сугыша. Кемнәргәдер власть җитми, кемнәргәдер– байлык. Байлар ярлыларны изә. Милли, дини җирлектә низаглар туып тора. Гаделсезлек хөкем сөргән җирдә бердәмлеккә урын калмый. Восстаниеләр патша Русиясен әледән-әле “дер” селкетә.
Бөек Октябрь социалистик революциясен бүген кайберәүләр канлы түңкәрелеш дип атарга ярата. Ләкин гади генә түңкәрелеш булганмы ул? Җәберсетелгән бөтен ил халкы гаделлек хакына ясаган бит аны. Якты, азат киләчәк хакына берләшеп, җиңгән бит алар бар михнәтләрне. Гражданнар сугышы чорында яшь, хәлсез совет властен яхшы коралланган атланта гаскәрләре дә тезләндерә алмаган. Халык бердәмлеге таш стена булып аларның сафын челпәрәмә китергән.
СССРны мыскыллап, аны халыклар төрмәсе, империя булган дип әйтүчеләр дә шактый безнең арада. Миңа калса, кешелек акылы төзегән иң гадел, иң якты, иң асыл дәүләт булды СССР. Патша Русиясе изгән хокуксыз халыкларга үз дәүләтчелеген булдыруга юл ачты ул. Нәкъ менә шуны гафу итә алмый бүгенге кайбер тар карашлы бәндәләр. Минемчә, аның милләтләрне союздаш һәм автоном статусларга бүлүе зур кимчелек булды. Ничек кенә булмасын, СССР һәр милләткә үз дәүләтчелеге кысаларында үсү, камилләшү юлларын ачты. Иң мөһиме, төрле милләт кешеләрен бергә туплап, бер зур гаилә итеп яшәтүгә ирешә алды бу дәүләт. Шул бердәмлек совет халкына фашизмны җиңәрлек, бөтен Европаны коллыктан азат итәрлек көч бирде. Безне бердәм итеп туплап, дус-тату яшәткән совет идеологиясенең куәтенә хәйран калырлык. Бу феноменның асылына әле булса төшенә алмыйлар. Без төрле идек. Берүк вакытта без үзебезне бер илнең – бер зур гаиләнең балалары итеп тойдык. Шуның белән горурландык.
Узган гасырның сиксәненче еллары уртасында Мәскәүдә укыган чакта шушы бердәмлекнең кодрәтен миңа үземдә тою насыйп булды. Төркемебез төрле республикалардан җыелган студентлардан тупланган иде. Мин өч ел буе украин, төрекмән егетләре белән бер бүлмәдә яшәдем. Төрле булуыбыз безне бер-беребезгә кызыклы итте, бер-беребезгә тартты, дуслаштырды. Әле дә аларны тик якты хисләр белән искә алам. Шулай бер вакыйга хәтердә уелып калган. Безнең күршедәге бүлмәләрдә чит ил студентлары да яши иде. Кайчак бер-беребезне чәйгә чакырышу гадәте бар иде. Табын артында бер-беребезнең милләте, гореф-гадәтләре, мәдәнияте, кызыклы йолалары турында гәп корабыз. Бер-беребез өчен ачылмаган серле дөнья идек бит. Бәхәсләшеп тә ала идек. Иң кызу бәхәс кайсы дәүләт системасы иң яхшысы икәнлеге тирәсендә купты. Без – СССРның төрле милләт балалары – үзебезнең социалистик системаны күккә чөеп мактыйбыз. Маркс, Ленин тәгълиматларына таянып, капиталистик җәмгыятьне сүгәбез. Ә алар – чит ил студентлары – үзләренекен мактый. Шулчак кара тәнле бер француженка, сезнең бу системагыз тиздән җимереләчәк, бар җирдә дә капитализм хакимлек итәчәк, димәсенме. Без, әлбәттә, бердәм булып, үзебезчә төпле дәлилләр китереп, моның киресен исбатларга тырыштык. Янәсе, без менә шушы СССРның вәкилләре, төрле милләт яшьләре булсак та, бердәмбез, безне бернинди көч тә аера, җиңә алмый. Ачуың килмәс җиреннән чыгар. Каяндыр, Франциянең бер колониясеннән килгән кызыкай безнең киләчәгебезгә ышанмый, әллә ниләр фаразласын әле! Бу бәхәс 1986 елда булды. Ә дүрт елдан чынлап та без илебезне югалттык. Капиталистик илләр студентлары фикеренә калкан булып каршы төшкән кичәге СССР студентлары төрле дәүләт вәкилләренә әверелеп таралыштык. Күрәзәче булганмы теге кара тәнле француженка, әллә безнең тормышны якыннан күзәтеп шундый фикергә килгәнме? Аңламассың.
СССР таркалуда кем гаепле соң? Анда яшәгән милләтләрме? Алар бердәмлек, бергә яшәр өчен референдумда тавыш бирде. Читләр кысылдымы? Котыртсалар да, сугыш ачмадылар. Халыклар бердәмлеген өч кеше – СССРга кергән өч республиканың җитәкчесе җимерде. Кызганыч ки, тарихны халык түгел, күп вакыт сәясәтчеләр ясый. Алар ясаган хаталар соңыннан, еллар узгач халыкка күз яшьләре, югалтулар булып кайтучан.
СССР сакланса, аның элекке республикаларында әледән-әле калкып чыккан низаглар, бәлки, булмас та иде. Украина конфликты да тумас идедер. СССР дәүләте үзенең бер республикасында фашизм тамыры җәелүгә юл куймас иде. Океан артындагы җиде ятларның якты карашына өметләнеп, ялган елмаюына алданып, чын дусларга, бердәмлеккә хыянәт иттек без. Минем генә фикер түгел бу. Ил Президенты Владимир Путин бу хакта әледән-әле әрнеп телгә ала. Бүген аның иңенә төшкән афәтләрнең сәбәбе – аңа кадәр хакимлек иткәннәрнең ялгышы бит.
Бердәмлек, патриотизм турында күп сөйлибез. Яшьләрдә шушы бөек тойгыларны уятыр өчен нинди генә чаралар уздырмыйбыз. Ләкин ул тойгыны кабызыр өчен йөрәкләрдә аның очкыны булу шарт. Коры чакырулар, лозунглар белән, шарлар очырып дөрләтүе авыр аны. Бу тойгы буыннан-буынга күчеп, сабый рухына ана сөте белән сеңәргә тиештер. Иң мөһиме, бердәмлек агачы тамырына зыян салмаска. Ә бит, юк-юк та, аңа кизәнүчеләр әле дә җитәрлек.
Русия Федерациясе дигән дәүләт – анда яшәгән һәр милләтнең уртак йорты, тарихи җире. Шушы йортта бергә яшәргә җыенганбыз икән, бер-беребезне хөрмәт итеп, телләребезне, гореф-гадәтләребезне, диннәребезне үстерүгә бердәй шартлар тудырып гомер итәргә бурычлыбыз! Бердәмлегебезнең көче әнә шул күптөрлелектә. Кыенлык тугач кына түгел, рәхәт чакта да бер-беребезне хөрмәтләп яшик. Илебездә тыныч, тату яшик! Бәлки берәр заман дөнья күләмендә шулай яшәрлек акылга ия булырбыз әле...
Рәдис Ногманов.