

Авыл хуҗалыгы уңганнарына – дан!
Бүген Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көне. Бәйрәм уңаеннан Төбәк Башлыгы Радий Хәбиров республика аграрийларын һөнәри бәйрәм белән тәбрикләде һәм югары күрсәткечләргә ирешкән хезмәт алдынгыларына автомобильләр бүләк итте.
2 ноябрьдә Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясады.
– Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлавымны кабул итеп алыгыз! Бөтен республика халкы исеменнән сезнең намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм!
Бүгенге катлаулы шартларда сез илнең азык-төлек иминлеген булдыру буенча бик мөһим бурычны үтисез.
Соңгы 30 елда бөртеклеләрдән беренче тапкыр рекордлы уңыш үстерелде – 5,2 млн. тонна! 1,3 млн. тоннадан артыграк шикәр чөгендере казып алынды, 320 мең тонна көнбагыш үстерелде.
Авыл хуҗалыгының абсолют лидерлары булып торучы Стәрлетамак районы игенчеләре 300 мең тоннадан артык иген суктырып алды. Ә алты район 200 мең тоннадан артык алды. Котлыйм аларны!
Техниканы яңарту кыр эшләренең уңышлы баруының нигезе булып тора.
Соңгы дүрт елда без 37 млрд сумнан артыграк хакка 12 мең берәмлек техника сатып алдык.
Соңгы елларда без авыл халкы өчен уңайлы мохит тудырырга тырышабыз, моның өчен җитди финанслар юнәлтәбез.
Шулай ук авыл хуҗалыгы оешмалары һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләренә мобилизацияләнгән яугирләр һәм аларның гаиләләренә актив ярдәм күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерәм. Хәрбиләр өчен кирәкле товарлар, рация, квадрокоптерлар, төнге күзәтү приборлары сатып алына, азык-төлек җыелмалары кайтарыла. Мобилизацияләнгән гаиләләргә матди ярдәм күрсәтелә, – диде Радий Фәрит улы.
Чара ахырында Башкортстан Башлыгы авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүнең югары күрсәткечләренә ирешкән муниципалитет җитәкчеләренә дипломнар тапшырды. Моннан тыш, төбәк җитәкчесе "Уңыш-2022" республика бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләде. Төбәкнең иң яхшы механизаторлары һәм шоферлары яңа "LADA GRANTA" автомобильләре белән бүләкләнде.