Җәмгыять
1 ноябрь 2022, 15:50

Рөстәм Нәбиев космоска очарга әзерләнә

Мөмкинлекләре чикле кешеләрнең, киресенчә, мөмкинлекләре чиксез, - ди Рөстәм.

Рөстәм Нәбиев космоска очарга әзерләнәРөстәм Нәбиев космоска очарга әзерләнә
Рөстәм Нәбиев космоска очарга әзерләнә

Рөстәм Нәбиев куллары ярдәмендә генә  Һималай тауларына күтәрелеп таң калдырган иде.

"Әгәр таулар турында сөйләсәк, минем алда биеклекләр бар әле. Һималайга менгәндә боз чүкече ярдәмендә 30 мең тапкыр сугып күтәрелергә туры килде. Баш бик нык авыртты. Шуңа карамастан мин Эверестка да күтәреләчәкмен. Эвересттан соң тау темасы ябылачак. Аннары космоска гына очарга кала. Миңа шундый тәкъдим ясадылар, "Йөз уникаль кеше" проектына чакырдылар. Эльбруска күтәрелгәч, NASAның Русиядәге вәкиллегеннән минем белән элемтәгә керделәр, ләкин бүгенге вәзгыять белән бәйле рәвештә проект тукталып тора.
Ләкин мин барыбер космоска очачакмын, анда булачагымны беләм. Минем мөмкинлекләр чиксез", - диде Рөстәм Нәбиев уфалылар белән очрашуында.

Рөстәм һәрвакыттагыча олысы һәм кечесе белән ихлас аралашып, теләгән һәрберсе белән фотога төшәргә дә вакыт тапкан.

Чыганак:ufa.mk.ru

Фото:bashinform.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас