Җәмгыять
1 ноябрь 2022, 15:04

Башкортстан зур савыктыру индустриясе форумы үткәрә

Республикага дистәдән артык төбәк вәкилләре килүе көтелә.

Башкортстан зур савыктыру индустриясе форумы үткәрәБашкортстан зур савыктыру индустриясе форумы үткәрә
Башкортстан зур савыктыру индустриясе форумы үткәрә

2022 елның 8-10 ноябрендә Уфаның “Торатау” конгресс залында "Барьерларны ватып" дип исемләнгән беренче ачык форум-күргәзмә узачак. Бу Башкортстан Республикасында узган иң зур реабилитация индустриясе форумы булачак. Әлегә илнең 12 төбәгеннән 50 дән артык  реабилитация  чараларын җитештерүчеләр катнашырга гариза биргән. Аерып әйткәндә Мәскәү, Санкт-Петербург, Владимир шәһәрләре, Ленинград, Мәскәү, Новосибирск, Саратов, Свердловск, Чиләбе өлкәләре, шулай ук ​​Краснодар, Приморье крайлары, Башкортстан һәм Татарстан республикалары җитештерүчеләре күргәзмә форумында катнашачак.

Беренче ачык форум-күргәзмәдә якынча 30 дискуссия платформасы эшлиячәк, түгәрәк өстәлләр, конференцияләр һәм мастер-класслар үткәреләчәк. Русиянең 7 төбәгеннән 70 тән артык спикер катнашуы көтелә.

8 ноябрьдә форумның төп вакыйгасы - "Инвалидларны реабилитацияләү" темасына пленар утырыш узачак. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева катнашачак. 10 ноябрьдә социаль эшкуарлык буенча Төбәкара форум узачак.

8 ноябрь көнне М. Гафури Башкорт академия драма театры балалар иҗаты фестивален кабул итәчәк, 9-10 ноябрь көннәрендә “Торатау” конгресс залында коммерцияле булмаган оешмаларның  хәйрия ярминкәсе оештырыла. Моннан тыш, аналар Советының "Ана йөрәге" һәм Ортомода компаниясенең мода күргәзмәсе,  инклюзив төркемнәр катнашлыгында концерт программасы булачак.

Беренче ачык форум-күргәзмә инвалидлыкны профилактикалау, реабилитация җиһазлары, уңайлы мохит җайланмалары җитештерүчеләре һәм тәэмин итүчеләре белән үзара бәйләнешне оештыру өчен уникаль мәйданчык булачак.

 

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас