Җәмгыять
31 октябрь 2022, 07:20

Октябрь аенда кем җиңде?

"Өмет" гүзәле" конкурсы дәвам итә.

Октябрь аенда кем җиңде?Октябрь аенда кем җиңде?
Октябрь аенда кем җиңде?

Октябрь аенда иң күп тавышны Алсу Рәфис кызы Бәдертдинова җыйды.

Чакмагыш районы Тайнәш авылы кызы - Башкорт дәүләт университетының филология факультеты талибәсе.

Уңган, чая кызга сокланмый мөмкин түгел. Алсу сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә, халык биюләрен башкарырга ярата.

Шулай ук бик тәмле итеп аш-су әзерли. Әнисе Гүзәлия Әзһар кызының һөнәрен дәвам итеп, киләчәктә укытучы булырга хыяллана.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас