Җәмгыять
30 октябрь 2022, 09:46

Кемгә керсәң дә: “Нинди әйберләр кирәк, нәрсә әзерләп торыйк?” – диләр

Миякә районы Сатый авылы клуб мөдире Фаршат Хәбибуллин әйтүенчә, мобилизацияләнгәннәргә посылка җыюга халык актив кушыла. "Гомумән, бездә халык бер эштән дә читтә калмый", – ди авыл биләмәсе башлыгы Зөһрә Гафарова.

Клуб мөдире Фаршат Хәбибуллин.Клуб мөдире Фаршат Хәбибуллин.
Клуб мөдире Фаршат Хәбибуллин.

Редакция машинасы Сатый авылына барып җиткәндә көзге вак яңгыр сибәли башлаган иде. Авыл биләмәсе башлыгы Зөһрә Мөнир кызы Гафарова район үзәгенә эш белән киткән булып чыкты. Ул кайтып җиткәнче безне авыл тормышы белән эшләр белән идарәче итүче Ира Риф кызы Рахманова таныштыра торды.

“Сатый авыл биләмәсенә алты авыл керә, барлыгы 1160тан артык кеше исәпләнә”, – диде ул. Иң зурлары – Сатый һәм Баязит. Икесендә дә 500дән артык кеше яши. Калган авыллар бәләкәйрәк. Яңа Федоровкада – 40, Яңа Омельникида 49 кеше исәпләнсә, Чулпан авылында – 13, Шатрада нибары 6 кеше яши.

“Бездә төрле милләт вәкилләре бар, – диде Ира Риф кызы. – Татар, башкорт, рус, украин, мордва, чуваш, белорус, үзбәкләр – дус-тату булып яшибез”.

Әлеге вакытта Сатыйда – урта мәктәп, Баязит авылында башлангыч мәктәп эшләп килә. Бу ике авылда балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, китапханә, мәдәният йорты бар.

Әлбәттә, бүген авылларда яшәү өчен заманча шартлар булса да, авыл хуҗалыкларында хезмәт хаклары түбән булу сәбәпле, яшьләр эшне читтән эзли. Шуңа авылда буш йортлар да күренә башлаган. Әйтик, Баязитта 240 йортның – 26сы, Сатыйда 201 өйнең 21е буш тора. Калганнарында да кеше яшәмәгән йортлар бар. Авыл биләмәсендә җәмгысе 60 йорт буш тора дип исәпләнә. Уйлап карасаң, бу үзе бер авыл дигән сүз.

Яшьләр авылдан киткәч, билгеле, мәктәп һәм балалар бакчасына йөрүче сабыйлар саны да кими. Ә бит Сатыйда бүген менә дигән мәктәп бар. Хәтта кайсыбер шәһәр мәктәпләрен дә көнләштерерлек ул, диделәр безгә.

Мәктәпне күрергә инде без Зөһрә Мөнир кызы белән бардык. Урамнан ук чисталык һәм пөхтәлек башлана. Мәктәп ишегалдында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә, исемнәре уеп язылган, зур һәм матур тактаташ куелган. Фойега килеп керүчеләрне Нафиков Асылгәрәй Абдулла улына куелган һәйкәл белән 112нче Башкорт кавалерия дивизиясендә катнашкан миякәлеләрнең исемлеге каршы ала. Гәрәй Абдулла улы (Асылгәрәй Абдулкадир улы) – 112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең 294нче полкы командиры, майор, Кызыл байрак һәм Кызыл йолдыз орденнары кавалеры. Мәктәптә бай музей да төзелгән. Анда авыл тарихы, аның лаеклы шәхесләре, борынгы көнкүреш әйберләре, Бөек Ватан сугышы турында истәлекләр белән танышырга була.

Ике катлы, заманча уңайлыклары булган мәктәп тормышы белән безне директор Нафиков Раяз Тимергали улы таныштырды. Бүген бу мәктәп Кыргыз-Миякәнең Мансур Абдуллин исемендәге 1нче санлы урта белем бирү мәктәбенең филиалы булып тора. Аңа 2013 елда капиталь ремонт эшләнгән: сыйныфлар, спорт бүлмәсе, ашханә – барысы да зур, якты, заман таләпләренә җавап бирәләр. Мәктәп белән бер кыек астына балалар бакчасы да урнашкан.

Әле мәктәптә 47 бала белем ала. Быел беренче сыйныфка сигез укучы килгән. Әмма, ни кызганыч, алдагы елларда бу сан азаер, ахры, ди директор. Балалар саны кимү аны борчуга салганлыгы, кычкырып әйтмәсә дә, тел төбеннән сизелә.

“Бүген мәктәптә ике генә проблема бар: берсе – балалар юк, икенчесе – укытучылар җитми, – дип шаярталар. Бездә, шөкер, укытучылар җитә, яшьләр дә бар, – диде Раяз Тимергали улы. – Яшьләр килүе сөендерә: аларда икенче төрле караш. Без, өлкәнрәк буын, күбрәк остазлар кебегрәк эшлибез, ә яшьләр балалар белән башка төрлерәк аралаша. Әлбәттә, мәктәпкә яшь кадрларны күбрәк җәлеп итү өчен хезмәт хакы мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Югыйсә, сер түгел, мәктәпләрдә бүген матди якны алга куймаган, идеяләр белән янучылар, күбрәге өлкәннәр эшли. Шулай да өмет белән алга карыйбыз, дөньялар көйләнер дип ышанабыз. Ә матди якка килгәндә, үзебез күреп торабыз, мәктәпләргә ремонтлар эшләнә, автобуслар бирелде, башлангыч сыйныфларны бушлай ашатабыз”.

Балалар да сынатмый: укуда да, спортта да яхшы уңышлар күрсәтәләр, диде Раяз Тимергали улы. Аннары, директор әйтүенчә, бүгенге яшь ата-аналар да мәктәп тормышы белән кызыксынып торалар.

 “Сорыйлар, эндәшәләр, кайсы чакта тикшерәләр дә. Шунсыз булмый да, – ди җитәкче. – Икенче яктан, авылдашларның балаларын җыйгансың, ышандырып алгансың икән – ышанычларны акларга кирәк. Шуңа хәвефсезлек мәсьәләсенә дә игътибар итәбез: юлларыбыз бар, җәяүлеләр кисеп чыга торган урыннар билгеләнгән, буялган, яктыртыла. Хәвефсезлек мәктәп эчендә генә түгел, әнә шул тирә-яктан башлана. Авыл советы, авыл кешеләре, мәктәп – барысы бергә эшләгәндә генә максатларга ирешеп була”.

Бергә эшләү, дигәннән, авыл советы инде ничә еллар Урындагы башлангычларга ярдәм итү программасында катнашып килә. Бу программа авылларда биләмәнең акчасы җитмәгән күләмле эшләрне башкарырга мөмкинлекләр ача. Әмма анда катнашу өчен авыл халкының кушылуы шарт: урында яшәүчеләр, шулай ук иганәчеләр акча кертергә тиеш.

“Бу мәсьәләдә авыл халкы бик актив, – диде Зөһрә Мөнир кызы. – Әлеге программа ярдәмендә быел авылда спорт мәйданчыгы эшләүгә ирештек. Спорт һәм балалар өчен корылмалар – барысы 1 миллионга якын суммага чыкты”. Без дә барып күрдек аны. Шәһәрдәге ял һәм спорт мәйданнарыннан һич ким түгел.

Зөһрә ханым сөйләвенчә, алар, бу программада катнашып, төрле елларда байтак эшләр башкаруга ирешкәннәр: Сатый авылында асфальт юл төзекләндерелгән, Баязитта күпер, балалар бакчасының түбәсе ремонтланган, ике мобиль янгын сүндерү комплексы алынган, Сатый һәм Баязитта урамнарны яктырту проблемасы хәл ителгән.

Әлбәттә, авыл җирендә бер яктан юнәтә барасың, икенче яктан яңа мәшәкате килеп чыгып тора. “Сатыйда ФАПның түшәменнән су үтә. Шул проблема күңелне нык кыра. Ничек тә хәл итәргә иде”, – ди авыл биләмәсе башлыгы. Ә бит авыл җирендә медпункттан кеше өзелми диярдек. Фельдшер Эльмира Сөләйманова: “Күбрәге өлкәннәр килә, – ди. – Башлыча кан басымы күтәрелүгә зарланып киләләр. Кемгәдер система куярга, кемгәдер укол кадарга кирәк. Балаларның сәламәтлеген дә күзәтеп торабыз. Дәвалау өчен мөмкинлекләр бар, бинага ремонт та булса...”

 “Бу проблема белән Урындагы башлангычларга ярдәм итү программасында катнашып булмыймы соң?” – дип кызыксынам.

“Юк шул”, – дип авыр сулап куйды Зөһрә Мөнир кызы һәм моның хикмәтен аңлатты. Эш шунда: медпункт элекке “Урожай” колхозының бинасында урнашкан. Колхозлар таралган чорда биредәге хуҗалык та берничә төрлегә үзгәртелә. Ахырда ул банкрот дип таныла. Ә 1986 елда төзелгән бина хуҗалыкка кредит алган вакытта банкка залог итеп салынган була.

“Бина бүген банкта залогта. Шуңа без монда бер нәрсә дә эшли алмыйбыз”, – ди ул. Шулай да хәл ителмәслек мәсьәләләр булмас, дип ышанасы килә.

Шулай сөйләшеп, авыл биләмәсе бүлмәсенә кергәндә Фаршат Хәбибуллинга очрадык. Ул – Сатый авылы клубы мөдире. Мобилизацияләнгәннәргә посылка әзерләп йөри. “Авылның ике урамын гына урап чыктым әле. Ике посылкалык әйбер җыелды. Халык кулыннан килгәнчә ярдәм кулы сузарга тырыша. Кемгә керсәң дә: “Нәрсә кирәк икән, тагын нәрсә әзерләп торыйк?” – дип сорашалар. Күбесе җылы оеклар, носкилар бирә. Салкын көннәрдә солдатларга алар бик кирәк”, – дип бәян итте әңгәмәдәшем.

Әйе, бүгенге авыр хәл халыкны берләштерде. Һәркемнең телендә бер теләк: дөньялар тынычлансын һәм ир-егетләребез барысы да исән-имин йортларына әйләнеп кайтсыннар. Ә көндәлек проблемалар – алар һәрчак булган һәм бар. Илләр тыныч булса, хәл итү юллары, һичшиксез, табылыр. Шулай дип өметләнәбез. Һәм “Өмет”не укучыларыбыз саны да бу авылда, элекке кебек үк булмаса да, бераз булса да артыр дип ышанабыз. Почтальон Әлфия Арсланова әйтүенчә, заманында Сатыйга 70-80 “Өмет” килгән. Бүген бу сан күпкә аз. Шулай да артырына өмет бар...

Авыл биләмәсе башлыгы Зөһрә Мөнир кызы Гафарова.Авыл биләмәсе башлыгы Зөһрә Мөнир кызы Гафарова.
Авыл биләмәсе башлыгы Зөһрә Мөнир кызы Гафарова.
Почта бүлеге җитәкчесе Әлфия Арсланова.
Фельдшер Эльмира Сөләйманова: “Медпунктка күбрәге өлкәннәр йөри", – ди.
Нафиков Асылгәрәй Абдулла улына куелган һәйкәл һәм 112нче Башкорт кавалерия дивизиясендә катнашкан миякәлеләрнең исемлеге.
Мәктәп ишегалдында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә, исемнәре уеп язылган, зур һәм матур тактаташ куелган.
Сатый авылы.
Почта бүлеге җитәкчесе Әлфия Арсланова.
Спорт һәм ял мәйданчыгы.Спорт һәм ял мәйданчыгы.
Спорт һәм ял мәйданчыгы.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас