Җәмгыять
29 октябрь 2022, 14:40

Кызларыбыз очып күрсәтер әле…

Хәрби очучыларыбызның беренче чыгарылышы.

Кызларыбыз очып күрсәтер әле…Кызларыбыз очып күрсәтер әле…
Кызларыбыз очып күрсәтер әле…

Русия Оборона министрлыгы хәбәр итүенчә, Серов исемендәге Краснодар Югары хәрби авиа мәктәбеннән хатын-кыз хәрби очучыларының беренче чыгарылыш тантанасы үткән.

"Бүген беренче тапкыр, 2017-нче елда укырга кергән хатын-кыз очучылар төркеме кулларына диплом алып чын хәрби булдылар", -диде Сергей Шойгу.

Оборона министры Сергей Шойгу хатын-кыз пилотларны котлаганда, аларның уку һәм гамәли биремнәрнең уңышлы үтәлешен ассызыклады.

“Сез традицияләрнең данлы варислары, хатын-кызлар һәм ир –ат пилотлар бүген барыбыз да бергә. Беренче булу - зур җаваплылык. Сез үзегезнең үрнәгегезгә иярәчәк кызлар өчен җитәкче һәм үрнәк”, - диде Шойгу.

Кемнәрдер хәрби хезмәттән качып йөри, ә кызларыбыз алгы сызыкта!

Чыганак: rg.ru

Фото: rg.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас