

27 октябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән туры линия булды. Дүрт сәгать дәвамында төбәк җитәкчесе республика халкының социаль челтәрләрдә һәм видеоформатта бирелгән сорауларына җавап бирде, журналистлар һәм блогерлар белән аралашты. Экспертлар туры эфирда яңгыраган сорауларга һәм җавапларга аңлатма бирделәр.
Зөһрә Рәхмәтуллина, “БР халыклары Ассамблеясе” төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе:
- Туры линия - республика белән ачык һәм гадел сөйләшү, бүгенге гади булмаган тормышыбызны чагылдыру ул. Һәр сорау артында – җитди финанслар кертүне, җитди эшләүне, оешкан карарлар кабул итүне таләп итүче системалы проблемалар. Болар – шәһәр һәм авылларны төзекләндерү, социаль инфраструктураны үстерү, газ үткәрү, су белән тәэмин итү, юллар, мәктәпләр һәм поликлиникалар төзү, җәмәгать транспорты эше һәм башкалар. Күп кенә мөрәҗәгатьләр муниципалитетлар, авыл биләмәләре, җитәкчеләр дәрәҗәсендә вакытында җавап бирмәүдән килеп чыккан. Бу тагын бер мәртәбә мөһим социаль һәм башка проблемаларны хәл итү өчен җавап бирүче һәркемнең җаваплылыгының мөһимлеген ассызыклый.