Җәмгыять
28 октябрь 2022, 15:04

Социаль эшкуарлык буенча төбәкара форум үтәчәк

10 ноябрьдә Уфаның ВДНХ ЭКСПО мәйданчыгына килергә онытмагыз.

Руфина Таҗиева https://pravitelstvorb.ruРуфина Таҗиева https://pravitelstvorb.ru
Фото:Руфина Таҗиева / https://pravitelstvorb.ru

Башкортстанда социаль эшкуарлык буенча төбәкара форум үтәчәк.

Бизнес һәм хакимият вәкилләре, коммерциягә нигезләнмәгән оешмалар, социаль эшкуарлык өлкәсендә әйдәп баручы спикерлар һәм федераль дәрәҗәдәге экспертлар тармакның проблемалары һәм мөмкинлекләре турында фикер алышачак, уңышлы тормышка ашырылган кейсларны тәкъдим итәчәкләр һәм хезмәттәшләре белән эшләү тәҗрибәсе алмашачаклар.
   Чара «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм итү» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында узачак.
- Хәзерге вакытта Башкортстанның социаль эшкуарлар реестрына 393 кече һәм урта эшкуарлык субъекты керә. Бу 2021 ел белән чагыштырганда 77 предприятиягә күбрәк. Социаль эшкуарлар эшчәнлегенә ихтыяҗ зур. Алар товар җитештереп яки хезмәт күрсәтеп классик икътисад өлкәсенә генә кагылмыйлар, социаль зәгыйфь халыкка да булышалар. Башкортстанда социаль бизнесны үстерүгә һәм аларга ярдәм итүгә аерым игътибар бирелә, социаль эшкуарлар һәм социаль предприятиеләр санын арттыруга юнәлдерелгән чаралар тормышка ашырыла, – дип хәбәр итте Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.

Автор:Руфина Таҗиева
Читайте нас