

Нурислам Калмантаев, Башкорт дәүләт университеты доценты, тарих фәннәре кандидаты:
- Сөйләшү кызыклы булды. Республика Башлыгының төбәктәге барлык актуаль мәсьәләләр турында яхшы белүе, сорауларның төрлелеге күренеп тора, җаваплар җентекле. Халыкны юллар, мәктәпләр һәм хастаханәләр төзелеше борчый. Радий Хәбиров барлык шушы сорауларга җаваплар бирде, ә кайберләрен муниципалитет башлыкларына юллады. Бу дөрес тә, чөнки җитәкчеләр җаваплылык тоярга, үз территорияләрендә мәсьәләләрне тиешенчә хәл итәргә тиеш.