

Кичә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән туры линия барышында күп сорауларга җаваплар бирелде. Аларга карата республика экспертлары үз фикерләрен җиткерделәр.
Депутат, БР Дәүләт Җыелышы - Корылтайның мәгариф, мәдәният, яшьләр сәясәте һәм спорт комитеты әгъзасы Елена Арямнова исә болай диде:
- Республика Башлыгының һәр җавабында билгеләнгән проблемаларны хәл итүнең төгәл сроклары әйтелде. Күренеп тора, Радий Фәритович бар нәрсәдән хәбәрдар. Башкортстан Башлыгының рәсми битләрендә сорауларның кабул ителүе бик күп кешеләргә үзләрен борчыган темаларны күтәрергә мөмкинлек бирде. Туры линиягә барлыгы 3000нән артык мөрәҗәгать керде, шуларның 2000е - туры эфир барышында.