

Уфаның 21нче санлы шәһәр клиник дәваханәсенең баш табибы Ринат Нагаев әйтүенчә, Башкортстан Башлыгы кичәге туры линия барышында эшли башлавының беренче көннәреннән үк сәламәтлек саклауда кадрлар мәсьәләсен аерым контрольгә алуын билгеләде.
“Моны ишетүе күңелле булды, төбәк башлыгы шәхсән “Сәламәтлек сәгать”ләре үткәрде һәм кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсен эзмә-эзлекле хәл итү өстендә эшләде. Моннан тыш, медицина кадрларын җәлеп итү мөмкинлеге шәһәр һәм район хакимиятләре башлыкларының нәтиҗәле эшенең төп критерийларының берсенә әйләнде. Шулай итеп, белгечләр килә башлады, бу системалы эшчәнлек үз нәтиҗәсен бирде", - ди Нагаев.