Җәмгыять
27 октябрь 2022, 19:34

"Көнчыгыш чыгу юлы"ндагы өзеклекләр аның төзелешен тоткарларга мөмкин

Бу юлны күптән көтәбез инде. 

Әгәр “Көнчыгыш чыгу юлы”  төзелешендә тоткарлыклар яисә өзеклекләр килеп туса,  проектның реализациясе тагын 10 елга күчәчәк, дип саный республика Башлыгы Радий Хәбиров. Бу хакта төбәк җитәкчесе “туры линия”дә белдерде.

Объект 1990 еллардан бирле төзелә. Аны консервацияләүгә шулкадәр күп акча тотылды. Төзелеше тукталып торганда аны тәртиптә тотуга – су суыртырга, төрле саклау чараларына – йөзләрчә миллионнар  китте. Шуңа күрә бүгенге зур максат – аны мотлак рәвештә төзеп бетерү. Иң мөһиме – төзелешне финанслау. Финанс планы графикка ярашлы бара, төзелеш хәтта билгеләнгән сроклардан алдарак бара. Ахырд 1200 метрлык тоннель, 1800 метрлык күпер, 10 километр юл төзеләчәк. Болар нәтиҗәсендә Уфага керү вакыты шактый кыскара, трассалар, күперләргә  булган йөкләнеш кими. Уфа ярымутравы өчен без өстәмә күпер, ашадан-аша чыгарлык трассага ия булачакбыз. Бу бик яхшы. Әмма бер момент бар. Юл төзелеп беткәч тә аның тирә-ягы инвесторларны  үзенә җәлеп итеп торачак, шуңа күрә  торак төзелеше шул яккарак күчәчәк. Без моның булачак үсеш ноктасыикәнен аермачык аңларга тиеш. Без бу проект белән горурланабыз. Аны заманында  Мортаза Гобәйдулла  улы башлап җибәргән иде. Проект турында соңыннан китап та язарлар әле. Объект техник яктан катлаулы, әмма анда югары профессиональле белгечләр эшли”, – диде Радий Хәбиров. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас