

Агрессив үсмерләрнең төркемгә берләшеп яшьтәшләрен төрлечә җәберләүләре, кимсетүләре яисә сыйныфта бер баланы туктаусыз эзәрлекләүләре, куркытып торулары ил буенча таралган ямьсез күренешкә әйләнде. Ул Көнбатыштан кергән ят сүз белән “буллинг”дип атала башлады. Үсмерләр арасында кайсыдыр ягы белән бераз гына булса да аерылып торган малайдан яки кыздан көлү, аны барысы алдында төрлечә мыскыллау элек тә булгалый иде. Тик ул чакта бу хәлне вакытында туктатучы, җәберләүчеләрне бик тиз урыннарына утыртучы, ә “корбанга” яхшы киңәшләрен бирүче югары һөнәри осталыкка ия укытучы – тәрбиячеләр булды.
Бүгенге көндә мәктәпләрдә тәрбиянең ныклап аксавы, педагог-ларның мәңге кимемәс мәктәп эшенә чумып, бөтен игътибарын укытуга юнәлтүе, белем учакларында психологлар җитмәве балалар арасында мондый хәлләрнең килеп чыгуына юл куя. Мәктәпләрдә буллинг – яшьтәшләренең баланы җәберләү, куркыту күренеше – ата-аналарны да, җәмәгатьчелекне дә бик борчый торган кискен мәсьәләләрнең берсе һәм әлеге проблеманы кичекмәстән хәл итәргә кирәк. Буллинг күпчелек очракта мәктәпләрдә күзәтелсә дә, проблеманың үзәге – гаиләдә, тәрбия бирү үзенчәлекләренә бәйле. Баланың нинди мохиттә тәрбияләнүе яшьтәшләре белән аралашканда ачык күренә.
Бу – җитди һәм кискен мәсьәлә. Бер генә ата-ананың да газиз баласына кемнәндер мыскыллы сүзләр әйттерәсе, аны кыерсыттырасы килми. Белгечләр раславынча, җәберләү төрлечә булырга мөмкин: физик, психологик һәм сексуаль көч куллану. Аның сәбәпләре дә төрле булуы ихтимал: үз-үзен тотышындагы, тышкы кыяфәтендәге кимчелекләр, тәртибендәге сәерлек, физик яктан көчсез, коллективта яңа кеше булуы, гаиләсенең социаль хәле. Кимсетү, мыскыллауны һәрвакытта да психик үсеше артта калган яки физик яктан көчле балалар гына оештыра дип уйлау хата фикер. Бу бала бик белемле, яхшы билгеләргә генә укучы булырга да мөмкин. Әмма аның өендә психологик мөнәсәбәт киеренке хәлдә булуы ихтимал. Балага өйдә ярату һәм игътибар җитмәү дә шуңа китерә ала.
Балада рәнҗү һәм ачу җыела бара. Бу тискәре эмоцияләрне ул яшьтәшләренә чыгара. Кайбер балалар – кимсетү корбанына әйләнүдән куркып, үзе буллерга әйләнә. Кайчакта тәҗрибәсез укытучылар да буллинг килеп тууга сәбәп бирә. Ни генә дисәң дә, укытучы – ул лидер һәм аның бәяләмәсе барлык укучылар тарафыннан да исәпкә алына. Әгәр укучыга укытучы тарафыннан түбән бәя бирелә икән, аны бөтен сыйныф күтәреп алачак. Шуңа да укытучы һәрчак үзен тота белергә, сыйныфта һәр сүзен үлчәп сөйләргә тиеш.
Проблемалы хәл килеп чыкса, педагог еш кына буллинг корбанын гаепли башлый. Үзең җебексең, шуңа мыскыллыйлар янәсе. Шул ук вакытта тәҗрибәле укытучылар да, мәктәп җитәкчелеге дә авыр хәлдәге гаиләдә үскән буллерны җиңә алмый. Мондый укучыны башка мәктәпкә күчерү мәсьәләсен күтәрә башлыйлар. Мәктәпләрдә финанс- коммерция мөнәсәбәтләре һәм укытучыларга басым көчәю нәтиҗәсендә педагогларның дәрә-җәсе төште. Шулай булгач, укытучы абруе белән генә бу проблеманы хәл итеп булмаячак. Гадәттә мәктәпләрдә буллинг проблемасын яшереп калырга тырышалар. Чөнки җәнҗал чыгарасылары һәм рейтингларда үз урыннарын югалтасылары килми. Ата-аналар бу “күз буяу”ны үз вакытында аңларга, үзләре ачыкларга тиеш булып чыга. Мондый балалар белән мәктәп психологлары шөгыльләнергә тиеш тә бит, әмма алар биш мәктәпкә берәү дәрәҗәсендә.
Замана балалары үзләреннән көчсезрәкне эзәрлекләү өчен социаль челтәрләрне дә куллана башлады. Агрессив үсмерләр сайлап алган “корбан”га мыскыллы хәбәрләр җибәрә яки аны җәберләгәндә видео төшереп, социаль челтәрләргә тарата. Бу видеоларда 13-15 яшьлек кызларның да сыйныфташ кызларына карата булган аяусызлыкларын күреп исең-акылың китә. Шушы яшьтә үк каян чыга бу кадәр явызлык? Буллингтагы бу яңа юнәлеш “кибербуллинг” дип атала. Әлеге юнәлешне ничек алдан ачыкларга һәм аның белән ничек көрәшергә икәнлеген төгәл генә беркем дә аңлатып бирә алмый. Күпчелек психологлар әйтүенчә, авыр хәлдә калган балалар өчен тәгаенләнгән “ышаныч телефоны” бүген тиешенчә эшләми, хәтта күпчелек балалар аның ни өчен кирәклеген, номерын да белми. Чынында, төрле җәберләүләргә дучар булган, бер яклаучысыз калган кызга яки малайга ярдәм сорап мөрҗәгать итәр өчен иң ышанычлы юл булырга тиеш тә соң ул. Әлеге дә баягы, мәктәпләрдә психологлар җитеш-мәве үзен сиздерә. Алар җиткелекле булса, балалар “ышаныч телефоны” номерын булса да белер иде.
Буллингта өч як бар: агрессор, корбан һәм битарафлык белдергән күпчелек. Иң төп бәла шунда: әлеге хәлдән берсе дә читтә калмый. Буллинг –тоташ сыйныфның “чире”. Ил буенча тарала барган буллинг һәм кибербуллинг бүген яклаучысыз калган, үз-үзенә бикләнгән, гадәти булмаган, хәтта кайбер сәләтле балалар өчен дә куркыныч тудыра. Ни кызганыч, бу кыерсыту һәм җәберләүләргә түзмичә үзләренә кул салган балалар саны арта бара. Бу турыда җәмәгатьчелек тә, депутатлар да берничә ел борчылу белдереп килделәр. Әмма анык кына профилактика чаралары кабул ителмәде.
Ниһаять, боз урыныннан кузгалыр, мөгаен. Дәүләт Думасының дүрт фракциясе депутатлары “Мәга-риф оешмаларында тупаслык һәм җәберләүләрне киметүгә юнәл-телгән закон актлары” дип исемләнгән закон проекты тәкъдим итәчәк. Анда мәгариф оешмаларында укучыларны рәнҗетү ачыкланган очракта чаралар күрергә, шулай ук психологик ситуацияне яхшырту өчен профилактик эш башкарырга тәкъдим ителә. “Хәзерге вакытта, рәнҗетелгән очракта, ата-аналар балаларын башка мәгариф оешмасына күчерүне өстен күрәләр. Бу катлаулы процесс булудан тыш баланың психологик торышына тагын да көчлерәк тискәре йогынты ясый. Рәнҗетү һәм мыскыллау төшенчәсен берләштерергә, бу күренешләрне профилактиклау буенча дәүләт программасы һәм бердәм стандартлар булдырырга кирәк”, диелгән закон проектында.
Проект авторлары Административ хокук бозулар кодексына үзгәрешләр кертергә тәкъдим итәләр. Мәгариф оешмалары программаны һәм стандартларны кабул итмәгән очракта җаваплылыкка тарттырылачак. Моның өчен 50 меңнән 100 мең сумга кадәр штраф карала. Җәберләү ачыкланып профилактик чаралар күрелмәгән булса, 100-150 мең сум штраф салыначк. Мондый акчаларны каян алып түләргә тиеш соң ул мәктәп?. “Чирен яшергән, үлгән” дигән әйтемне ишеткәнегез бардыр. Алдарак язганымча, мәктәпләр үз дәрәҗәсен төшермәс өчен җәберләү очракларын тагын да ныграк яшерәчәк бит. Шулай булгач, мондый закон мәсьәләне хәл итмәячәк, киресенчә, хәл ителмәүне сузачак кына, минемчә. Мәктәпләргә штраф
салганчы, аларны тәҗрибәле психологлар белән тәэмин итсәләр, күпкә яхшырак булыр иде. Бүген мәктәптә психолог иң түбән хезмәт хакы алучы хезмәткәр, шуңа күрә яхшы психологлар анда эшкә бармый да. Бүген эшләгән психолог-ларның күбесе психолог белгеч-легенә ия түгел. Шулай булгач, мәктәптәге психологик вәзгыятьне ничек үзгәртмәк кирәк? Чиле-пешле законнарның беркайчан да проблеманы хәл итүгә китергәне юк. Башка юлларны, уңай тәҗрибәләрне кулланырга кирәк.
Мисал өчен, быел Башкортстанда дүрт мәктәп нигезендә “Мин ни турында сөйләмим” дип аталган социаль проект тормышка ашырыла башлады. Җиденче һәм сигезенче сыйныф укучыларына үзләрен драматург итеп сынап карарга һәм аларны кызыксындырган темаларга кечкенә пьеса язарга тәкъдим иттеләр. Уфа “Нур” татар дәүләт театрында яшьүсмерләр әсәрләренә нигезләнгән спектакльләрнең берсен тамашачы хөкеменә чыгардылар. Башкортстанның драма һәм режиссерлык үзәге директоры, театр продюссеры Алиә Яхина бу проектны хуплады һәм аны үзенең гаилә га-
запларына да кагылышлы булуын белдерде. Алиәнең кызы мәктәптә буллинг корбаны булган.
– Ул чакларда миңа моны ничек кичерергә һәм нәрсә эшләргә, балага ничек ярдәм итәргә киңәш бирерлек кеше булмады. Минем гаиләм бу хәлне бик зур авырлыклар белән җиңеп чыкты. Ләкин башкаларга ярдәм итәргә кирәк бит, чөнки мәктәпләрдә буллинг очракларын еш кына яшереп калдырырга тырышалар. Аны яшерергә түгел, киресенчә, чаң кагарга кирәк. Укучы балаларның пьессаларын кайбер театр режиссерлары үзгәртеп тормыйча да ала һәм сәхнәләштерә. Анда алар үзеңне ничек сакларга һәм якларга кирәк икәнлеген, үз уйларын һәм хисләрен иҗат аша белдереп, ата-аналарына, яшьтәш-ләренә, укытучыларга мөрәҗәгать итәләр.
Әйткәндәй, бу спектакльләрне карарга ата-аналар да, укучылар да, укытучылар да чакырыла. Әлеге әсәрләр аша өлкәннәргә үз балаларын нәрсәләр борчыганын аңлау күпкә җиңелрәк бирелә. Бу социаль проект Уфаның 136 санлы башкорт лицеенда, 49 санлы мәктәптә, шулай ук Чесноковка һәм Шамонино авылы мәктәпләрендә эшләп килә.
Штраф салу буенча яңа законнар кабу иткәнче, шундый башлан-
гычларга ярдәм итүне хәстәрләргә кирәктер, минемчә. Мәктәп укучылары арасында дустанә мөнәсәбәтләр саклауның мөһим-леге турында бик күп массакүләм чаралар үткәрергә кирәк. Әлбәттә, өлкәннәргә дә, ата-аналарга да, укытучыларга да мәктәпкә белем һәм тәрбия алырга, сәләтен үстерергә килгән, баланың буллинг корбанына әйләнүенә юл куймаска, иң мөһиме аңа битараф булмаска гына кирәк. Әмма бу проблема үз балабызга кагылмаса, битараф булып кала бирәбез. Ни өчен шулай ?
P.S.“Ышаныч телефоны”:
8-800-7000-183
Фото:kp.ru