

Русия Хөкүмәте Дәүләт Думасына рус телен чамадан тыш чит тел сүзләрен кулланудан саклау турында закон преоктын тәкъдим итте. Бу хакта 26 октябрьдә билгеле булды.
Документ вазифа биләүче кешеләрнең, гражданнарның рус әдәби теле нормаларын үтәвен һәм чит ил сүзләрен (искәрмә – рус телендә тиңдәш сүзләр булмау очрагы) кулланмавын контрольдә тотуны күзаллый. Мондый сүзләр тезмәсе норматив сүзлекләрдә бар.
Аңлатмалы материалларда закон проекты рус теленең дәүләт теле статусын тәэмин итү механизмнарын камилләштерүгә юнәлтелгән диелгән.
Сентябрьдә Русия Фәннәр Академиясенең Виноградов исемендәге Рус теле институтының орфографик сүзлегендә 151 яңа сүз пәйда булуы ачыкланды. Алар арасында “шаверма” һәм “решала” дигән сүзләр дә бар. Антиваксер, бумеры, погуглить һәм покерфейс дигән сүзләр дә бар...
Чыганак: lenta.ru