

Русия һәм башка илләрдә WhatsApp мессенджеры (Meta корпорациясенеке, Русиядә әлеге оешманың эшчәнлеге экстремистик дип танылган һәм тыелган) кулланучыларның проблемалары барлыкка килде. Бу хакта Downdetector интернет-ресурсларының эшен күзәтү буенча сервис мәгълүматларыннан билгеле булды.
Аерым алганда, чатларда хәбәрләр җибәрү функциясе эшләми, кулланучылар шалтырата алмый.
Русия кулланучыларыннан тыш, аерым алганда, Бөекбритания, Германия, Һиндстан, Индонезия, Кушма Штатлар һәм Франциядә яшәүчеләр дә бу проблема белән очрашкан.
Элегрәк мессенджер сайтында 24 октябрьдән искергән смартфоннарда кушымта эшләмәячәк дигән мәгълүмат барлыкка килде. Бу очракта iPhone 5 һәм iPhone 5C турында сүз бара. Әмма WhatsApp кулланучыларның проблемалар бүген iPhone ның яңа модельләре, шулай ук Android ОС гаджет хуҗаларында да күзәтелә.
Чыганак: "Татар-информ"