

Соңгы елларда көнкүреш техникасы тиз ватылуга зарланучылар күбәйде. Кешеләр, кредитлар чоңгылына батып, аларны яңартырга мәҗбүр. Чүплекләрдә тышкы яктан яңа күренгән суыткычларны да, кер юуу машиналарын да күрергә туры килгәләде. Аларны пластмасс һәм тимер-томыр җыю пунктларына да тапшыралар. Элегрәк эшләнгән техника чыдам иде, ә ни өчен яңалары тиз ватыла соң дигән сорау туа.
Күп кенә йортларда, яисә бакча йортларында 30-40 ел элек эшләнгән “Полюс”, “ЗИЛ”, “Орск” суыткычлары әле булса хезмәт итә. Безнең авылдагы йортта да шул дәвердәге ике “Полюс” суыткычы утыра. Аны чоланда ярмалар, шикәр, тоз саклар өчен кулланабыз. Яңаларын алгач алар шул максатта гына кулланылалар. Әмма кабызсаң, бүгеннән үзләренең төп функциясен үтәп, гөрләп эшләп утырачаклар.
Өлкән кешеләрнең исендәдер, 70 нче еллардан алып күптөрле техникага, хәтта запас частьларга “Сыйфат билгесе” куела иде. Кызыксынып, 1970 елда көнкүреш техникасына җитештерүчеләр тарафыннан куелган кулланыш вакытын өйрәндем.
Суыткыч –30 ел
Телевизор –20 ел
Кер юу машинасы –15 ел хезмәт итәргә тиеш булган.
2015 елда бу саннар сизелерлек кимегән:
Суыткыч –5 ел
Телевизор – 4 ел
Кер юу машинасы – 4 ел гына билгеләнгән.
2020 елдан бу саннарны тагын да киметергә күрсәтмә бирелгән.
Элегрәк көнкүреш техникасы җитештерүчеләр аның хезмәт итү вакытын озайту өчен тырышлык салалар иде. Ә хәзер чыдамлы көнкүреш техникасы эшләп чыгару җитештерүчеләр өчен отышлы түгел. Чөнки чыдамлы техника җитештерсәң, ул озак хезмәт итәчәк, нәтиҗәдә товар әйләнеше кими. Дөнья күләмендә киң билгеле компанияләр үз технолог һәм инженерларына аларны гарантия вакыты чыкканчы гына хезмәт итәрлек итеп эшләргә куша. Гарантия вакыты чыгу белән аны үз акчаңа төзәтергә туры килә. Запас частьлар юк дәрәҗәсендә, булсалар да яңа суыткычның ярты хакына кадәр барып басарга мөмкин. Шундый сыйфатсыз техникага мин үзем дә тап булдым. 2021 елда киң билгеле маркалы суыткыч сатып алдык. Бер ай үтүгә аның астагы туңдыргыч өлеше эшләмәс булды. Эштән кайтуыбызга итләр эреп, сүлләре агып утыра иде. Гарантия буенча төзәтүгә мөрәҗәгать иттек. Оста өч көннән соң гына килде. Ярый әле өйдә ике зур туңдыргыч бар, ит һәм майларны шунда урнаштырып тордык. Төзәттергәч аларны яңадан суыткычның туңдыру урынына тутырдык. Өч көнгә авылга кайтырга туры килде. Килүебезгә бу туңдыргыч тагын сафтан чыккан һәм ит белән майларыбыз эреп “хуш ис” чыгарып утыралар иде. Суыткыч сатып алганга нибары 3 ай һәм ул икенчегә ватылды. Бу юлы да өч көн үткәч килеп төзекләндереп киттеләр. Шуннан соң бу туңдыргычка күпләп ризык куймый башладык, чөнки ышаныч бетте һәм күпме итне ташларга туры килде. Итнең хакын исәпли башласаң, бер дә күңелле хәл түгел инде. Суыткычны гарантия буенча бушлай төзәтсәләр дә, бозылганнан соң ташланган ит хакын кайтаручы юк бит. Алганга 5 ай дигәндә теге “имгәк” тагын ватылып чыкты. Шуннан соң саткан кибет аны яңага алыштырып бирәчәкбез дип ышандырды. Бер атна үткәч кибет хезмәткәре килеп аның сафтан чыгуы турында акт төзеде һәм әлеге акт буенча Уфаның икенче почмагында урнашкан гарантия офисына барырга кушты. Анда баргач, янә бер акт төзеделәр һәм шулар белән кибеткә барып суыткычыгызны алмаштырыгыз диделәр. Кибеттә сафтан чыккан суыткычыгызны килеп алырлар, шуннан соң гына яңага алмаштырабыз, дип җибәрделәр. Алар килеп алганчы тагын ун көнләп вакыт үтте. Кибеттә безгә шундый ук яңа суыткыч тәкъдим иттеләр. Тик бу марка суыткычтан “җан өшегән” иде инде, исемен дә ишетәсе килмәде. Бераз акча өстәп, икенче төрлесен алдык. Шайтан колагы саңгырау булсын, бер ел булды инде, әйбәт кенә эшли. Соңрак кер юу машинасын яңартырга булдык. Аны китереп урнаштырганда суыткыч белән булган күңелсез маҗараларны сөйләп бирдем. “Чынлап та, хәзер техника гарантия вакыты чыгу белән сафтан чыга башлый. Тизрәк ватылса, яңасы күбрәк сатыла бит. Минем үземнең бакчамда “ЗиЛ” суыткычы 35 ел хезмәт итә инде. Ватылмый, эшли дә эшли. Элекке техника ватылса да төзәтү авыр түгел, кыйммәткә дә төшми. Чөнки алар сыйфатлы һәм хезмәтләндерүдә гади итеп җитештерелгән. Әлеге техникага заманча төрле электрон җиһазлар тутыралар да төзекләндерү кимендә 5-7 меңнән башлана. Гарантия буенча төзәтүгә чакырсаң, атналар буена көтәргә дә мөмкинсең. Гарантия вакыты чыкканын белсәләр, көне-сәгате белән килеп җитәләр. Гади кешеләрнең техникадан ерак торуларын сизеп калсалар, бер мең торган детальне өч меңгә алмаштырып китәләр. Кич, эштән соң гына килә алам диючеләр бигрәк тә елгыр була. Чөнки беркем алдында да хисап тотасы юк бит. Аннары, суыткычны төзәтми озак торып булмавыннан да оста файдаланалар. Әгәр төзәтмәсәң, 20-25 килограмм итнең бозыласын аңлаган хуҗа, озак сатулашмый, техник сораган акчаны түләргә мәҗбүр була. Хәзерге кер юу машиналары да бик тиз сафтан чыга. Сезнең кер юу машинагыз элегрәк, сыйфатка күзәтчелек иткән вакытта эшләнгән. Шуңа күрә аны ташлый, яисә металл җыючыларга тапшыра күрмәгез. Ул әле сезгә тагын берничә ел хезмәт итәчәк. Ә бүген урнаштырган яңасының алай озак эшләячәгенә ышанычым юк. Хәзер кешеләр, киресенчә, кулдан элек җитештерелгән техника сатып алуга күчте. Әле эшләнгәннәренең корпуслары да 2-3 елдан тутыгып чыга башлый бит. Сыйфатсыз , очсызлы металлдан эшләнгәнгә күрә шулай ул. Элеккеге булса да эшләп торган көнкүреш техникасын ташламагыз. Соңыннан миңа рәхмәт әйтерсез әле”, – дип, үз киңәшләрен бирде без чакырып китергән оста.
Соңгы елларда кредит алу җиңелләшү дә кешеләрне эшләп торган техникасын яңага алыштыруга этәрә башлады кебек. Әйткәнемчә, товар әйләнеше арта, җитештерүчеләр кесә калынайта. Хәзер барлык илләрдә көнкүреш техникасын җитештерүче куллану вакытын куя.
Аның аерым билгеләмәсе дә барлыкка килгән, ул “ватылуга планлаштыру” дип атала икән. Кайбер компанияләр техниканың кулланыш инструкциясенә гарантия выкыты белән куллану вакытының туры килүен яшермичә яза башлаганнар. Чөнки кайбер үҗәт кешеләр җитештерүче гарантия вакытын 1 ел дип язса да, куллану вакытын 5 ел куйган бит дип, суд аша сафтан чыккан товарны алмаштыра ала. Әгәр дә гарантия вакыты да, куллану вакыты да бердәй булса, дәгъва белдереп булмый. Белдерсәң дә бернинди суд ярдәм итә алмаячак.
Зур көнкүреш техникасы алганда сатучылар аны өстәмә рәвештә иминияләштерүгә өнди башлыйлар. Янәсе, техника сафтан чыкса, аны берничә ел бушлай төзәтү гарантияләнә. Бу да тик җитештерүчеләр һәм сатучылар файдасына гына. Беренчедән, техникага өстәмә гарантия завод гарантиясе беткәч түгел, ә сатып алган көннән үк санала башлый. Икенчедән, өстәмә гарантияне мактап саткан кибетчеләр, “техникагыз белән берәр әйбер булса, яңага алмаштыру мөмкинлеге бар” дип, безнең колакларга “токмач эләләр” булып чыга.
Чынлыкта, суыткыч кебек зур әйберне алыштырырга яисә акчаны кире кайтарырга туры килсә, техника барыбер төзәтү үзәгенә җибәреләчәк икән. Ә бу исә безгә тагын каядыр барырга, күпмедер көтәргә кирәк дигән сүз. Әгәр өстәмә гарантия вакытында техника белән берни дә булмаса, түләнгән страховка акчасын кире кайтарып алырга мөмкин. Тик бу турыда сатучылар беркайчан безгә әйтми. Кыскасы, кайда да “утырталар”, җәмәгать. Ни өчен шулай?
P.S . Туганнарның балалары укыгач студентлар тулай торагында булгаларга туры килә. Анда дүрт дистә ел элек эшләнгән суыткычларны, 80-90 елларда Уфада җитештерелгән “Ракета” тузан суырткычларын күргәнем бар. Ни хикмәт, 40-45 ел элек җитештерелгән техника әле булса эшли, ә заманча техниканың кайберсе 4 ай да эшләми.