Җәмгыять
23 октябрь 2022, 14:25

Парольне уйлабрак куегыз

 Интернет кулланучыларның 60 проценттан артыгы бер генә пароль кулллана.

tadviser.rutadviser.ru
Фото:tadviser.ru

Интернет кулланучыларның күпчелеге кайда гына теркәлсә дә бер пароль генә куллана. Бу турыда TechRadar басмасы хәбәр итә.

Медиа журналистлар  сервис эшләүчеләрне һәм кулланучыларны сораштырганнар һәм интернетка керүчеләрнең никадәр катлаулы пароль куйганнарын ачыклаганнар. Кулланучыларның 60 проценты бер  генә пароль файдалана, аны берничә аккаунтка куя. Аларның 40 проценты бу ысулны кеше ялкаулыгы белән аңлата, чөнки аларга берничә символик комбинацияне ятлавы авыр. Респондентларның 27 проценты хакердан курыкмый. Кулланучыларның 33 проценты гына берничә пароль куллануын әйткән. Кулланучыларның якынча 66 проценты үз парольләрен уйлап таба икән.

Шулай ук кулланучыларның 20 проценты шәхси эшләрдә үз эшләре буенча куйган парольләрне  даими куллана дип. Кулланучыларның 30 проценты шәхси тормыш һәм эшне аералар  һәм төрле пароль куя.

Октябрь азагында эксперт Артур Янбулатов россиялеләргә банк карталарын социаль челтәрләрдәге аккаунтларга бәйләмәскә киңәш итте. Шулай ук белгеч парольне даими үзгәртергә кирәклеген искәртте.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас