

Башкортстанның башкаласы Уфа яшәү өчен иң кыйммәт шәһәрләр исемлегенә кергән.
Беренче урында - Мәскәү. Уфа, Мәскәүдән соң, Русиянең иң кыйммәтле шәһәрләре исемлегенә кергән. Бу мәгълүматны Superjob порталы язып чыгарган.
Компания 18 яшьтән башлап 10 мең кеше арасында сораштыру үткәргән. Тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Уфада яшәүчеләрнең 57%ы яшәү өчен үз шәһәрләрен кыйммәтле дип җавап биргән. Алар коммуналь хезмәтләргә, торак һәм ягулык бәяләренең югары булуына карап мондый нәтиҗә ясаганнар. Русия башкаласы элек-электән иң кыйммәтле шәһәрләр исемлеген җитәкләде. Өченче урында - Краснодар шәһәре, дүртенче урында Санкт-Петербург. Ростов-на-Дону лидерлар бишлеген йомгаклый.