Җәмгыять
22 октябрь 2022, 16:30

Чемпионат үтте

Безнекеләр 10 медаль иясе булдылар.

bashinform.rubashinform.ru
Фото:bashinform.ru

20 нче октябрьдән 22 нче октябрьгә кадәр Уфада 18-35 яшьлек ишетү сәләте бозылган яшьләр өчен DeafSkills һөнәри осталыгы буенча II илкүләм чемпионат узды.

Быел компетенцияләр һәм катнашучылар саны артты. Милли чемпионат 34 компетенция буенча уздырыла, анда 45 төбәктән 350 дән артык кеше катнаша.

Башкортстан Республикасыннан 21 катнашучы 14 компетенциядә чыгыш ясады һәм DeafSkills Чемпионатының 10 бүләген яулады: 2 алтын, 5 көмеш, 3 бронза.

Чемпионатның максаты-ишетү сәләте начар булган яшьләрнең һөнәри осталыкларын үстерү һәм күрсәтү, ишетмәүче яшьләрне эшкә урнаштыруда ярдәм итү.

Читайте нас