“Өмет”челәр өчен атнаның һәр дүшәмбесе – шалтыратулар көне. 14.00-15.00 сәгать аралыгында гәзит укучыларыбыз редакциябезгә шалтыратып, үзләрен борчыган проблемалары белән уртаклашалар, үзләре генә хәл итә алмаган сорауларда киңәш сорыйлар, еш кына: “Безнең якларга килеп чыга алмассыз микән, бәлки, проблемабызны бергәләшеп хәл итә алырбыз?” дип үтенәләр. Үткән атнаны да нәкъ шулай булды. Иглин районы Үктәй авылында яшәүче педагог-пенсионерлар Рәзилә Вәлиулла кызы Әхмәдуллина һәм Наил Корбангали улы Гәрәев авылдашларны ике проблема борчуы турында сөйләделәр. Озак көттермәдек, Иглин районына юлландык.
Рәзилә Вәлиулла кызы Әхмәдуллина – 42 ел педагогик стажы булган пенсионер укытучы. Тумышы белән шушы Иглин районыннан. Наил Корбангали улы – элекке мәктәп директоры. Мәктәптә балаларга белем бирүдән тыш, алар гомер буе авыл һәм авылдашлар тормышының уртасында кайнаган, күңелгә тиюче хәл-вакыйгаларга битараф кала алмаучы тынгысыз, әмма бик яхшы күңелле шәхесләр. Рәзилә ханым тормыш иптәше Мәҗит абый белән Үктәй авылында үз хуҗалыклары белән бик матур көн күрәләр. Өч уллары һәрберсе үзаллы булып, тормыш юлында ныклы басып тора.
Наил Корбангали улы – чыгышы белән күрше Кобау авылыннан. Үз йорты белән Үктәйдә яши.
Очрашып, күрешеп, хәл-әхвәлләр белешкәч, мөхтәрәм укытучылар үзләрен һәм авылдашларны борчыган проблемаларга күчтеләр: “Алар икәү – почтабыз ябылды, авылга автобус йөрүдән туктады. Нишләргә?”
Квитанцияләрне... магазинга китереп китәләр
Рәзилә ханым әйтүенчә, почта Меңҗитәр авылында урнашкан.
- Мин үзем чыгышым белән күрше авылдан, әмма Үктәйдә эшли башлаганнан бирле почта гел эшләде, – дип башлады сүзне Рәзилә ханым. – Бездән ерак та түгел яшәүче Сәлимә апа – йорты әә-н-әә күренеп тора! – озак еллар анда почтальонка булып эшләде. Үктәйдән Меңҗитәргә – биш чакрым тирәсе. Сәлимә апа көн саен сумка асып, җәяү йөреп почта тарата иде. Ә бит ул елларда һәрберебез диярлек 10-12шәр гәзит-журналлар алдыра идек. Почта булмавы нык уңайсыз. Гәзит-журналларга языласы килә. Гәзитсез тора алмыйбыз. Язылсак, аны кем таратыр? Заказной хатлар җибәрсәләр, аларны кайдан юллап алырга? Тормыш иптәшем Мәҗит абыегыз белән гомер буе “Өмет” гәзитен алдырдык, тик 23 сентябрьдән соң “Өмет”не күргән юк әле.
- Почтасыз калуыбыз бигрәк тә аяныч, – дип сүзгә кушылды Наил Корбангали улы. – Гомер буе мәктәптә эшләдек, балалар тәрбияләдек. Гәзит-журналларсыз тормышыбызны күз алдына да китермәдек. Элекке заманнарда 12-13әр гәзиткә языла торган идек. “Өмет”тән 30 елга якын аерылмыйбыз. Үзем башкортмын, татар авылында яшим, ә “Өмет”не бик яратып укыйм. Дингә багышланган битен, “Сихәт” кушымтасын җыеп барам. Сорап килүчеләргә бирәм. Ә хәзер гәзитләргә языла алмыйм. Бик язылыр идем, кем аны тарата?! Почтасы бар, эшләүчесе юк. Бу проблеманы ничек тә хәл итсеннәр иде.
“Почтагыз эшләмәгәч, утка, газга һәм башка хезмәтләргә кайда түлисез соң?” – дип сорыйм. Монда да хәлләрнең мактанырлык булмавы ачыкланды.
- Кем ничек булдыра ала инде: кемнеңдер балалары кайта, шулар түләргә ярдәм итә, – ди Рәзилә ханым. – Безнең дә балалар түләшә. Үзебез Иглингә барганда банкка – Сберкассаларга кертеп түлибез. Бу проблеманың икенче ягы бар – коммуналь хезмәтләргә вакытында түләргә кирәк. Ышанасызмы-юкмы, квитанцияләрне... магазинга китереп китәләр.
- Югалмыйлармыни?!
- Кем белә, югалырга да мөмкиндер... Почтасыз калуыбыз бик уңайсыз. Элек барысы да күнегелгән, җайга салынган иде. Квитанцияләрне почтальонка китереп бирә иде. Сәлимә апа пенсияне дә шулай таратып йөрде. Хәзер пенсияләрне авылга алып киләләр, халык клубка җыела да, кереп алалар. Йөри алмаганнарга өйләренә илтеп бирәләр.
Автобус юклыгын беләләр, әмма хәл итмиләр
Без Үктәйгә килгәндә Иглиннан авылга кадәр юлның ялтырап яткан яхшы асфальт булуына инандык. Үзеннән-үзе сорау туды: “Юллары яхшы. Шулай булгач, ник автобус йөрми?” Бу сорауга да Рәзилә ханым ачыклык кертергә тырышты:
- Бер бәләкәй генә “Газель” йөрде. Аңлавымча, ул авариягә очраган, шуннан йөрүдән туктаган. Пассажирлар имгәнмәгән, ә автобуска нык кына зыян килгән дип сөйләделәр. Авыл биләмәбезнең башлыгы Рөстәм Риф улы Мияссәров бу хакта төгәлрәк әйтер дип уйлыйм.
Авылдашлар сөйләвенчә, “Газель” шәхси автобусы Иглин-Сартлобово-Меңҗитәр-Үктәй маршруты буенча йөргән. “Автобус булуы бик уңайлы, халык бик риза иде, - диләр алар. – Район үзәгенә йомыш төшеп кенә тора. Һәркемнең үз йомышы – кемгәдер дәваханәгә керергә кирәк, кемгәдер хакимияткә, базарга... Кемдер Иглинга эшкә бара. Мәсәлән, Меңҗитәрдән күпләр шулай йөреп эшләде.
Автобусның йөрү вакыты да уңайлы иде. Көненә биш мәртәбә – 8.00, 10.00, 13.00, 15.00, 17.00 сәгатьләрдә килеп китә иде. Шул килү вакытын белеп, алдан автобуска чыгып тора идек. Өлкән яшьтәге әбиләр дә бик канәгать булып, матур гына кереп утырып, барасы җирләренә барып кайталар иде. Шоферы да, сорасалар, теләгән урыннарында автобусны ипле генә туктатып, төшереп калдыра торган кеше иде. Ялларда аеруча кеше күп булучан иде: кемнеңдер балалары, кемнәрнеңдер туганнары кайта. Чыктың да утырып киттең дияргә һәркемнең дә ихатасында машина тормый бит. Район хакимиятендә автобус проблемасы турында яхшы беләләр, булыр дип ышандырдылар. Ләкин хәл итү юлларын тапмыйлар әле”.
Ярты ставкага кем килсен?
Авыл биләмәсе башлыгы бу хәлләр турында ниләр уйлый соң? Проблемаларны хәл итү юлларын нидә күрә? Шул хакта белешик дип бергәләшеп авыл биләмәсенә юлландык. Биләмә башлыгы Рөстәм Риф улы Мияссәров – бу вазыйфада яңа кеше. Дүрт ай биләмә башлыгы вазифаларын вакытлыча башкарганнан соң, рәсми рәвештә эшләрне быел 6 апрельдә генә кабул итеп алган.
– Автобус үзебезнең район кешесе – частникныкы иде, – дип аңлатты ул безгә. – Авариягә юлыкканнан соң кабат маршрутка чыкмады. Мин шушы вазифага сайлангач, район хакимияте башлыгы урынбасары Гүзәл Рәис кызы Насыйрова быел февраль аенда гражданнар алдында чыгыш ясаганда автобуслы итәргә тырышырбыз дигән иде.
- Рөстәм Рифович, маршрутка башка автобусны чыгарып булмыймы? – дип сорадык.
- Әле хәлләр болай тора: пассажирлар йөртү өчен шушы маршрутка аукцион билгелибез, әмма барысы да баш тарта. Ни өчен, диярсез. Чөнки беркемнең дә үзенә зыянга – убытокка – эшлисе килми. Отышлы түгел, кеше әз йөри, диләр. Автобус хуҗасы ай саен маршрут өчен дә, ягулык өчен дә түләргә тиеш бит әле. Автобусы ватылса, запчасть сатып алырга кирәк. Анысы да кыйбат. Менә август аенда аукцион игълан иткән идек, беркем дә риза булмады. Якын көннәрдә тагын бер мәртәбә аукцион үткәрергә планлаштырыла. Район хакимиятендә бер кешенең Иглин-Сартлобово-Меңҗитәр-Үктәй маршруты буенча автобусын җибәрергә уе бар дип өметләндерәләр, ләкин эшләр ничек булып бетәр, әлегә әйтә алмыйбыз. Бар өмет – шул кешедә. “Башавтотранс” баштан ук баш тартты.
- Ә почта турында нәрсә диярсез? Авылдашларыгыз күз дә каш почта ачылуын көтә.
- Почта бинасы бар, җылы, якты, аппаратура җитәрлек. Ләкин! Почтаны эшләтеп җибәрү өчен ике кеше җитми – почта бүлеге начальнигы һәм гәзит-журналларны, башка корреспонденцияне тарату өчен почтальонка. Почта бүлеге начальнигының айлык эш хакы – 12, өч авылны хезмәтләндерергә тиешле почтальонныкы – 9 мең сум. Бу хезмәт хаклары – ярты ставкага. Соңгысы исә үз исәбенә йөрергә мәҗбүр. Әле почта бикле тора. Күргәнсездер, ишегендә язу: “Почта эшләми. Хезмәткәре эштән китте”.
- Ә нигә тулы ставка түгел?!
- Бу сорауны Иглин районы почтамтының кадрлар бүлегендә эшләүчеләргә бирергә кирәк. Бәлки, почта хезмәткәрләре атнасына өч кенә көн – дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көнне эшләгәнгә генә шулай каралган дип уйлыйлардыр. Ачык җавапны Иглин почтамты бирергә тиеш. Икенче яктан уйлаганда, өч кенә көн эшләсәләр дә, почта хезмәткәрләре тулы нагрузкага эшли бит. Планнары да бар. Боларның барысы да исәпкә алынырга тиеш. Почтага эшкә чакырып карыйбыз, ярты ставкага хезмәт хакының шулкадәр генә булуын белгәч, ризалашмыйлар.
Почта эшләмәгәнлектән, Үктәй авыл биләмәсенә караган авыл кешеләренең утка, чүп-чар түккән өчен һәм газга түләү квитанцияләре авыл биләмәсе бинасының “прихожие”ндә өстәлдә “квитанции за свет”, “квитанции за мусор”, “квитанции за газ” дип язылган тартмаларга бүлеп салынган.
- Әлеге вакытта почтальон булмаганлыктан, июльнән башлап, без, авыл биләмәсе хезмәткәрләре, Иглиннан гәзит-журналларны һәм квитанцияләрне үзебез алып кайтабыз, кайсы авылныкы булуына карап, аерып-бүлеп чыгабыз: Меңҗитәр халкы үзләренекен үзләре бездән килеп ала, Сартлобовоныкын аларга кибеткә илтәбез, Үктәйлеләргә райпо магазинына илтәбез.
Үктәй авыл биләмәсендә менә шундый хәлләр. Почтасызлык та, автобус юклыгы да хәл итмәстәй проблема түгел, югыйсә. Бары тик район хакимияте һәм авыл биләмәсе вәкилләренә, Иглин почтамты җитәкчелегенә тагын бер тапкыр бергәләшеп сөйләшеп, киңәшләшеп, мөмкинлекләрне карап чыгарга һәм бу мәсьәләне озын-озакка сузмый халык файдасына хәл итәргә кирәк.
Руфина Таҗиева.
Автор фотолары.