

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров һәм Федераль юл агентлыгы (Росавтодор) җитәкчесе Роман Новиков видеоэлемтә режимында М-7 “Волга” федераль трассасының республика территориясендәге өлешендә төзелеш һәм реконструкция белән бәйле сораулары буенча киңәшмә үткәрде. Ул булачак М-12 Мәскәү–Екатеринбург тизйөрешле магистраленең бер өлеше булып торачак. Киңәшмәдә Хөкүмәт әгъзалары, Росавтодор экспертлары, подрядчы оешмалар, тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре катнашты.
Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Новиков республиканың идарәче командасына күләмле инфраструктура проектын әзерләү буенча бердәм эш алып барганы өчен рәхмәтләрен җиткерде.
–М-7 “Волга” трассасы – “Запад–Восток” зур транспорт коридорының бер өлеше, ул бик зур әһәмияткә ия. Быелгы кыш сезонында безгә бу объектта шактый эшләр башкарырга туры киләчәк. Проектны Русия Хөкүмәте вице-премьеры Марат Хөснуллин алып бара. Федераль бюджетның 2025 елга кадәрге параметрларын раслаганнан соң, без трасса төзелешенә акчалар җәлеп итүне тизләтергә ниятлибез, – диде Роман Новиков. – Бүген Башкортстанда күп транспорт проектларын гамәлгә ашыралар. Шул ук вакытта М-7 автомобиль юлын модернизацияләү илдәге эре инфраструктура объектларыннан санала. Яңа участокны булдыруга комплекслы караш булырга, юл буе сервисының күпфункцияле зоналары да алдан уйланылырга тиеш.
Радий Хәбиров төбәкнең бу күләмле һәм республика өчен әһәмиятле булган проектны тормышка ашырырга әзерлеген белдерде.
Чыганак: glavarb.ru