

18 октябрьдә Радий Хәбиров Евразия күчмә цивилизацияләр музеен төзү буенча эшче төркем утырышын үткәрде. Аны Чишмә районында Тура-хан мавзолее белән янәшәдә урнаштырырга ниятлиләр.
Фикер алышуда министрлыклар һәм ведомстволар, археология һәм туризм өлкәсенәге белгечләр, шулай ук проект оешмалары, бизнес вәкилләре катнашты.
Булачак музейның архитектура концепциясен “Архтамга” эксперт-проект бюросының генераль директоры Рөстәм Әлибаев тәкъдим итте. Моннан алда ул Бөрҗән районында төзелгән “Шүлгән-Таш” музей комплексының тарихи-мәдәни проекты өчен Салават Юлаев премиясенә лаек булган иде. Бюро җитәкчесе күчмә цивилизацияләр музей комплексының биналары җирлек ландшафтына килешле булачак һәм Тура-хан мавзолеенең әһәмиятен ассызыклап торачак дип белдерде. Моның өчен белгечләр территорияне анализлаган һәм музейның төп объектлары күренешләре өстендә эш башлаган.
Чыганак: glavarb.ru