

Хөкүмәт рәисе Андрей Назаров Министрлар Кабинеты утырышын уздырды.
“Узган атнада “Иң яхшы муниципаль практика” конкурсына нәтиҗә ясалган иде. Җиңүчеләр дип безнең өч иң яхшы муниципалитет сайланган. Бу Салават, Караидел, Зилаер районнары авыл биләмәләре. Алар арытаба үсешер өчен 18әр миллион сум акча алачак. Бу яхшы нәтиҗә, әмма өстәмә федераль финанслауны җәлеп итәр өчен эшне көчәйтергә кирәк.
Русия Хөкүмәте тарафыннан халык художество кәсепләре предприятиеләре өчен субсидияләр куллану мөмкинлекләрен киңәйтүгә кагылышлы карар кабул ителгән. Хәзер алар бүленгән чараларны интернет-кибетләрен яңартыр, интернет-реклама урнаштырыр, фирмалы төргәкләр булдыру һәм күргәзмә мәйданнарын киңәйтү өчен тотына ала. Эшкуарлык һәм туризм министрлыгына республиканың профильле предприятиеләре белән бу федераль ярдәм чарасын куллану мөмкинлеген уйларга кирәк”, – диде Андрей Назаров.
Чыганак: pravitelstvorb.ru